Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Төп игътибар - иминлеккә

    Волгоградта булган террорлык актыннан соң пассажир транспортында иминлек чаралары көчәйтелгән.

    - Пассажирларның иминлек мәсьәләсе һәрдаим контрольдә, - ди "Нурлат АТП"сы җәмгыяте директоры Идрис Кәримов. - Автовокзал территориясендә видео-фиксация белән 8 камера эшли, шәһәрара рейсларга билетлар паспорт нигезендә сатыла. Моннан тыш, пассажирларны автобусларга утыртып җибәрү белән диспетчер шөгыльләнә. Ә шәһәр эчендәге маршрутларда иминлекне кайгырту шоферлар һәм кондукторларга төшә. Моннан тыш, автовокзалда халыкны уяулыкка өндәп репродуктор аша хәбәр биреп торалар.
    Тимер юл вокзалының линия полициясе хәбәр итүенчә, биредә дә тикшерү процедуралары көчәйтелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: