Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченный Нурлатта район активы белән очрашты

Кичә, 5 июль көнне, ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская район активы белән эшче очрашу үткәрде.

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин һәм уполномоченныйның Нурлат районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов катнашында “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасына Нурлат районыннан кергән контроль уведомлениеләрне карауның барышы каралды. Районда системага кергән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, белгечләр хисап тотты. Заявкаларның барысы да ныклы контрольдә булуы билгеләп үтелде.  Сәрия Харисовна “Халык контроле”нең республика буенча баш модераторы булып тора һәм очрашу барышында проектның тулаем Татарстанда тормышка ашырылуы турында сөйләде. Халык арасында системаның популярлыгы арта бара. Июнь аенда гына да татарстанлылардан 9538 мөрәҗәгать кергән, быел исә аларның саны 43 меңнән артып киткән. Алар 60 категориягә бүленгән. Алар арасында сәламәтлек саклауга кагылышлылары да зур урын алып тора. Нурлат районында исә бу юнәлештә  мөрәҗәгатьләр  нигездә  район үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлегендәге шартлар буенча.  Очрашудан соң Сәрия Сабурская район башкарма комитеты җитәкчесе озатуында хастаханәнең педиатрия, хирургия, терапия бүлекләрен карап чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев