Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Тәҗрибә еллар белән туплана

    2012 елда капиталь ремонт программасына Нурлат районыннан 12 йорт кертелгән."Еврострой" ОООсы - 5 подрядчының берсе, алар ике йортны төзекләндерергә алынганнар.

    Февраль. Шәһәрдә кайдадыр капиталь ремонт баруы күренми әле: һава шартлары комачаулый. Район башлыгы Наил Шарапов та төзелеш һәм капиталь ремонтка багышланган һәр киңәшмәдә срокларга түгел, ә эшнең сыйфатына басым ясый бит. Менә "Еврострой" ОООсы бригадалары да язга кадәр "ялда". Әмма бу төзелеш оешмасы эшсез утыра дигән сүз түгел әле.
    Гыйматдинов урамындагы 103нче йортта капиталь ремонт октябрьдә башланган булган. Түбәдән тотынганнар - иске шиферларын кубарганнар һәм профнастил белән япканнар, җилләткеч шахталарны тулысынча яңабаштан салганнар, бәпкәләрне алыштырганнар. Берүк вакытта Хәммәдиев урамындагы 4нче йортта да эшләр алып барылган. Анда электр-монтажлау эшләре башкарганнар, подъездларны ремонтлаганнар, тәрәзә-ишекләрен, тышкы яктан канализация системасын алыштырганнар, төзекләндергәннәр.
    Капиталь ремонт барышында бер йортта гадәттә 50дән артык кеше мәшгуль була. Монда түбә ябучылар, сантехниклар, отделкачылар бригадалары бар. Гыйматдинов урамындагы 70нче елларда төзелгән йортларда нинди проблемалар булды, дигән сорауга оешма директоры Денис Мөлеков: "Һава торышы", - дип җавап бирде.
    - 800 квадрат метр мәйданлы түбәне, яңгыр суы түбә аша өске катлардагы фатирларга үтмәсен өчен, кисәкләп сүттек, - дип аңлата ул. Һәм өч атна эчендә эшләрен төгәлләгәннәр.
    Ә бүген йорт тышкы яктан да бик матур, аны, алдан пенопласт, янгынга каршы минвата белән җылытып, сайдингка "төргәннәр", биредә мөһим эшләр калган әле. "Еврострой" җитәкчесенең сүзләренә караганда, аларын хәзер дә дәвам итеп була үзе, әмма яшәүчеләрне кыш уртасында сусыз калдыру куркынычы бар, ди.
    - Җир туң, су килүче торбаның туңуы бар. Чөнки бер подъездда эшләр өчен генә дә ике көн китә, кем белә, кинәт суыклар килсә? - ди Д.Мөлеков. Һәм подрядчылар төзелеш материаллары әзерләүгә алынганнар. Аларны тиешле күләмдә сатып алу өчен подрядчы электрон сәүдә мәйданчыгыннан файдалана, анда бәяләре буенча да, фирмасына карап та кирәклесен табарга була. Асылда, сайлаган фирмаларын әлләни үзгәртмиләр икән. Чөнки берничә еллык хезмәттәшлек тә үз плюсларын бирә бит: мәсәлән, товар тәкъдим итүче бәяләргә ташламалар ясарга яисә китереп бирүне түләүсез оештырырга мөмкин. Ә материал шактый кирәк. 25 апрельдән дә соңга калмыйча җылылык, су үткәрү, канализация системаларын алыштырырга керешергә җыенган бу йортка гына да 400 метрлап полипропилен торба, 420ләп секция радиатор, су өчен якынча 90 метр торба кирәк. Моннан тыш, һәр фатирда санузелларны, канализациянең эчке разводкасын алыштырырга. Һәм подрядчы 20 майга кадәр барлык планлаштырылган эшләрне башкарып чыгарга ниятли.
    "Еврострой" төзүчеләре өчен бу - 2008 елдан бирле капиталь ремонт программасы буенча ремонтланучы 12нче йорт. Шул вакыттан әлләни үзгәрешләр булмаган: фасадны тышлау өчен әле дә сайдинг кулланалар, бары тик җылыту системасын алыштырганда гына, монтажы күп вакытны алучы корыч армировкалы полипропилен торбалар файдаланылмый. Хәзер пыяла сүсле полипропилен торбалар кулланыла.
    Шул чор эчендә тәҗрибә дә туплаганнар. Ә башлангыч чорда фатир хуҗалары күбесенчә тәрәзәләрдән зарлана торган булганнар икән.
    -185нче Федераль закон нигезендә тәрәзәләрне гомумфайдалану урыннарында, подъездларда гына алыштырабыз, ә фатир ияләре моны аңлый алмыйлар иде, - ди җитәкче.
    Әлбәттә, эштә барысы да була. Мисал өчен, бер йортта, җылылык системасын алыштыргач, опрессовка үткәрәләр һәм радиаторда брак булуы ачыклана. Ярый әле вакытында күреп өлгерәләр һәм батареяны тиз арада алыштыралар.
    Башкарылган эшләрдән барлык фатир хуҗалары да канәгать кала алмый, әлбәттә. Мәсәлән, "Еврострой" җәмгыяте 2009 елда капиталь ремонт ясаган Сәлимҗанов урамындагы 9нчы йортның беренче катындагы фатирларның берсендә кышын салкын, ди. Әмма, подрядчылар әйтүенчә, радиаторлар куюда нормативлар бар, һәм алар бу кагыйдәне үтәргә тиеш икән. Әлбәттә, подъезд җылытылса, фатирларда да салкын булмас иде. Ә шул ук йортның икенче катындагы бер фатирда яшәүче Надежда Протасова башкарылган эшләрдән соң "Дуслык"ка язып, рәхмәт тә белдермәкче идек әле, ди.
    - Капиталь ремонттан соң ике ел узды, һәм вакыт эшләрнең сыйфатлы башкарылуын күрсәтте. Дөресен генә әйткәндә, башта курыккан да идек, бөтен җирне пычратып бетерерләр, дидек, әмма бик чиста эшләделәр. Сыйфатны да күздән ычкындырмадылар. Әле дә исемдә, ремонттан соң мастер керде дә, карап чыкканнан соң, ниндидер төзексезлек тапты. Шунда ук яңабаштан ясатты. Безнең фатирда элек түбәдән су үтә иде, ә хәзер андый күңелсезлекләрнең булуын инде оныттык та, - ди ул.
    Вакыт узу белән дә төзүчеләргә рәхмәт сүзләре ишетергә туры килә икән, димәк, алар тиккә генә тырышмаган булып чыга.
    Әнә, Гыйматдинов урамындагы 103нче йортта яшәүчеләр дә подрядчыларыннан канәгатьләр. Икенче катта торучы Юрий һәм Вера Ярунгиннар элек дым бар иде, диләр. Йортның фасадын тышлагач, стеналардагы кара эзләр беткән икән. Шулай да яңа обойлар ябыштырырга ашыкмыйлар: "Бераз көтик әле", - диләр. Әмма бу сүзләргә "Еврострой" җитәкчесе елмая гына, үзләреннән соң проблемалар булмасына ышана ул. Чөнки, элеккеге кебек, түбәдән дә су үтмәячәк, стеналар да җылытылган. Бәлкем, шуңа да Ярунгиннар да, беренче катта яшәүче Татьяна Федоровна да йортта калган эшләрне дә нәкъ әлеге кешеләргә тапшырачакларына ышаналар.
    Әлеге йортларда яшәүчеләр белән без эш көннәрендә очраштык, күпләре өйләрендә юк иде. Барысы да канәгать тә түгелдер, бәлкем. Әмма, кем әйтмешли, күпме кеше - шулкадәр фикер бит. Ә төзүчеләргә үпкә саклап ятмас өчен, фатир хуҗалары да уяу булырга тиеш: бәлкем, аларга сезнең сүз-киңәшләрегез дә кирәктер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: