Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

ТСЖ чыгымнарын үзебез контрольдә тотабыз

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен "Идарәче оешмалар тарафыннан ТР Электрон-товар-мәгълүмати системасы ресурсында торак йортлар белән идарә итү чыгымнары буенча мәгълүматларны ачу" дигән темага өйрәтү рәвешендәге семинар узган атнада Шәһәр Мәдәният сараенда үтте. Россия Хөкүмәтенең Карары нигезендә идарәче компанияләр һәм ТСЖлар үз эшчәнлекләре белән бәйле мәгълүматны аны ЭТИС электрон ресрусында һәм торак...

Өйрәтү өлеше видеоэлемтә режимында барды. ЭТИС белгече Михаил Голованов электрон система мәйданчыгыннан ничек файдаланырга кирәклеге хакында сөйләде. Биредә Интернет аша һәр йортның финанс-хуҗалык эшчәнлеге, ТСЖ яки идарәче компаниянең чыгымнары һәм керемнәре турында турында төп мәгълүматларны алып булуы турында сөйләнде. Зур экранда системага Интернет аша керү операциясе адымлап күрсәтелде. Моннан тыш, системада үзеңнең шикаятеңне дә калдырырга була.
Мөмкинлектән файдаланып җыелучылар сораулар да бирделәр. Аларны, барыннан да элек системага компьютерлары булмаган һәм анардан файдалана да белмәгән өлкән яшьтәгеләрнең системага ничек керә алулары кызыксындырлы. Моңа бакшарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Зәйдуллин алар башкарма комитетка килеп җентекле җавап ала алачаклар, дип җавап бирде. Ә залдан өлкәннәргә ярдәм йөзеннән пунктлар ачарга кирәк дигән тәкъдим керде, алар биредә өйрәнә дә, әлеге хезмәттән файдалана да алырлар иде. Әлбәттә, мондый чара өйрәтү кысаларында гына уза алмый иде. Биредә үк капиталь ремонт, ОДН буенча да сораулар бирелде. Башкарма комитет вәкиле белдергәнчә, аларның хәзер үз проблемалары белән "Халык контроле" системасына да мөрәҗәгать итү мөмкинелег бар, Сүз уңаеннан, ул нурлатлылар арасында популярлаша бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернет ТСЖ Халык контроле ЭТИС