Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Төзелеш эшләре – даими контрольдә

Чәршәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин район территориясендә республика программалары буенча тормышка ашырылучы объектларда төзелеш – монтаж эшләренең барышы һәм өстәмә планлаштырылган объектлар хакында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә эшендә республиканың Баш инвестиция –төзелеш идарәсе директоры урынбасары Илнар Шәрипов, подряд оешмалары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар  “Тирмәкәй” балалар бакчасында, аграр техникумда, картлар һәм инвалидлар йортында, күпкатлы йортларда капиталь ремонт эшләре, Урта Камышлы авылында авыл жирлеге башкарма комитеты бинасы, Салдакайда 50 урынга исәпләнгән авыл клубы, ЗАГС бинасы, Егоркино авылында футбол, шәһәрдә тренажер мйданчыклары, хоккей тартмасы, Спорт паркы  төзелешләре һәм башка объектлардагы эшләр барышын уртага салып сөйләштеләр. Һәр объект буенча алга таба эшләү өчен рекомендацияләр дә бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев