Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте

Бүген, 25 сентябрьдә, Нурлатта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Министрның Нурлатка килүенең төп максаты - "Нурлат шикәре" ябык акционерлык җәмгыятенең шикәр заводы эшчәнлеге белән танышу иде.

Билгеле булганча, быел заводта планлаштырылган реконструкция эшләренең беренче этабы башкарылды. Аның нәтиҗәсендә заводта тотрыклы рәвештә тәүлегенә 2500 тонна шикәр чөгендере эшкәртү мөмкин булды. Реконструкциянең алдагы этаплары исә тәүлегенә 4500 тонна шикәр чөгендере эшкәртә башлауга чыгуны күздә тота. Завод бу сезонда 260 мең тоннага якын шикәр чөгендере эшкәртергә, 30 мең тоннага якын шикәр җитештерергә планлаштыра.
Марат Готович "Агро-Инвест" идарәче компаниясе генераль директоры Рәис Сөләйманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин, завод директоры Игорь Сагайдак һәм башкалар озатуында заводның барлык участокларында булып, башкарылган эшләрне карап чыкты. Марат Әхмәтов заводта әле ремонт эшләре башланыр алдыннан язын да биредә булып киткән иде, ул үзгәрешләрнең саллы, динамикалы булуын билгеләп, алга таба да эшләрне дәвам итәргә кушты. Шунда ук проблемалы участокларга да игътибар юнәлтелде. Быел күләмле эшләр үткәрелгән диффузия бүлегендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бар әле, шулай ук заводта эшкәртүнең беренче чорында эшче кадрларга да кытлык кичерделәр. Әмма завод директоры Игорь Сагайдак әйтүенчә, проблемалар хәл ителмәслек түгел, җитештерү җайга салынган. Сезон башланганны бирле заводта 1486, 15 тонна шикәр комы җитештерергә өлгергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат