Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

“Ветеран” хоры Нурлат картлар йортындагы яшьтәшләрен котлады

2 октябрь көнне "Ветеран" халык хоры һәм район башкарма комитетының мәдәният бүлеге Нурлат картлар йортында яшәүчеләр өчен зур бәйрәм концерты оештырды.

Гомер көзләрен уртак йортта үткәрүчеләр өчен мондый игътибар бик кадерле. Алар артистларны яратып каршы алдылар, үзләре дә таныш яшьлек җырларына кушылдылар һәм чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Чара мул итеп әзерләнгән табыннар артында үтте. Интернат-йорт җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән бүләкләр дә өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат