Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Өй туйлары җитә

Сентябрь ахырында 36 нурлатлы торак хәлләрен яхшыртачак. "Перспектива" ОООсы Самаренкин урамында нәкъ шулкадәр фатирлы йортны эксплутатациягә тапшырачак.

Ә әлегә биредә эчке эшләр башкарыла. Ике бригада - Фирдәвес Фирсова җитәкчелегендәге отделкачылар һәм Таһир Рәхимов кул астындагы балта осталары стеналарны тигезлиләр, обойлар ябыштыралар, линолеум җәяләр, плинтуслар кадаклыйлар, бүлмәара ишекләр урнаштыралар. Сантехника эшләре белән Марат Локманов бригадасы мәшгуль.
Йортта фатирлар бик иркен, аларның күпчелеге бер бүлмәлеләр. Әмма, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән йортлардагы сыман бик иркен итеп ясалганнар. Өстәвенә, биредә үзәк җылыту үткәрү планлаштырылган булганга, радиаторларны подъездларда да урнаштырачаклар. Берүк вакытта территорияне төзекләндерү дә бара - өйгә килә торган юл асфальтланган, кара туфрак китергәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә ике сугыш ветераны тылы яшәячәклеге дә билгеле инде. Шулай ук социаль ипотека буенча бюджет өлкәсе хезмәткәрләре дә фатирлар алачаклар.
Бу - "Перспектива"ның бердәнбер объекты түгел.
- Декабрьдә Лихачев урамында тагы бер 16 фатирлы йортны тапшырачакбыз. Төрнәстә мунча төзеп бетереп киләбез. 2013нче елның февралендә Островский урамында торак йорт тапшырылачак. Моннан тыш, Иглайда фермага нигез салдык, аны "Татарстан Республикасында 2012-2014 елларда гаилә фермаларын үстерү" программасы буенча төзибез. Тагы бер зур объект -ЗАГСта төзелеш-монтаж эшләре бара. Аны нәкъ бер елдан тапшырырга планлаштырабыз, - ди "Перспектива" ОООсының баш инженеры Руслан Зәйнетдинов. Гомумән, предприятиенең киләчәге перспективалы. Чөнки торак йортларны да, социаль-мәдәни объектларны да төзү мәсьәләләрен Татарстан Президенты да көн тәртибеннән төшергәне юк. Менә узган атна азагында да Рөстәм Миннеханов төзелешкә багышланган чираттагы видеоконференцияне үткәрде. Биредә авыл клублары вакытында тапшырылмау ихтималлыгы булган районнар тәнкыйть утына тотылды. Нурлат районында әлеге эшнең барышына видеоконференциядән соң район башлыгы Наил Шарапов үз бәясен бирде. Әлеге объектның подрядчысы - "Респект СП" ОООсының эшеннән канәгатьсезлеген белдермәсә дә, эшләрнең акрын баруны билгеләп үтте.
- Вакыт аз калып бара. Барлык көчләрне биредә тупларга кирәк, - диде ул моның территорияне төзекләндерүгә дә кагылуын билгеләп.
Дүшәмбе көөне объектта булып кайткан район башкарама комитеты җиткәчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама сүзләренә караганда, клубны ачу 25 сентябрьдә булачак. Хәзер биредә вак эшләр генә калып бара. Территорияне төзекләндерү бу атнада төгәлләнәчәк, дип ышандырды ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат шђџђре Самаренкин урамы "Перспектива" ОООсы

2
X