Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Яңа фатир ачкычлары тапшырылды

    Бүген берничә гаиләгә яңа йорттан яңа фатирлар тапшырылды.

    Самаренкин урамындагы әлеге йортны "Перспектива" ОООсы төзеде. Бүген, 8 февральдә исә яңа фатирлардан ачкычлар тапшыру тантанасы үтте. Шул рәвешле, 9 ятим бала фатирлы булды, бюджет өлкәсендә эшләүче 12 гаиләгә, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча - 11, халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы кысаларында 2 фатирның ачкычлары яңа хуҗаларына тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: