Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Яхшы хуҗаның йорты якты була

Район җитәкчелеге шәһәрдә торак-коммуналь, көнкүреш хезмәте күрсәтүне махсуслаштырылган службаларга тапшыруга йөз тота.

Быелдан шәһәр урамнарын яктырту эшен "ЖилЭнергоСервис"ка тапшыру әлеге юнәлештә ясалган беренче адым дияргә була. Моңарчы бу эш белән "Төзекләндерү-5" җәмгыяте шөгыльләнә иде. Шәһәрне чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү һ.б. киңкырлы эшчәнлек өчен жаваплы җәмгыятьнең бу юнәлештәге эшне махсуслашкан оешма дәрәҗәсендә алып барырлык белгечләре дә, матди базасы да җитмәве гаҗәп түгел. Шәһәр урамнарын яктырту белән бәйле күп канәгатьсезлекләр шуннан тумады да микән әле? Һәрхәлдә, бүген "ЖилЭнергоСервис" яңа мәшәкатьләренә җиң сызганып тотынган. Бу хакта без җәмгыять җитәкчесе Ришат Яруллин белән әңгәмә кордык.
- Ришат Галимханович, моңарчы Сезнең оешма подъездлар һәм баскыч төпләрендәге утлар өчен генә җавап бирә иде. Биләмәләрегез киңәйде, шәһәр ут хуҗалыгын нинди хәлдә кабул итеп алдыгыз?
- Урам яктырткычларына сәгатьле механизм белән электрон календарьлар куюны 2003 елдан, МПП составында эшләгәндә кайгырта башлаган идек. Аннары "Төзекләндерү" җәмгыяте барлыкка килде, урамнарны яктырту автомат рәвештә аларга күчте һәм 11 елдан соң янәдән безгә әйләнеп кайтты. Кем әйтмешли, капчык эчендә мәче алдык сыманрак килеп чыкты. Электр хуҗалыгы инвентаризация үтмәгән, аны тапшыру-кабул итү акты булмады, башкарма схема да юк икән. Ни кызганыч, шул еллар эчендә без КТПларга урнаштырган электрон календарьлар да юкка чыккан. Алар урынына фоторелелар куелган булган, аларны кар томалады исә, эшләүләре начарлана дигән сүз. Димәк, безгә кичекмәстән КТПлар санынча 65 электрон календарьлар куярга туры киләчәк, аның 10сын урнаштырдык инде.
- Эшне нидән башладыгыз булып чыга инде?
- Инвентарьлаштыру һәм параллель рәвештә башкарма схема булдырып, беренчел эшләрне барлый барудан. Әйтик, 1 гыйнвардан Кормыш микрорайоныннан АТПга кадәр араны, кем әйтмешли, кулдан барлап, карыйсын карап чыктык. 10 таймер, 40лап лампочка алыштырырга туры килде. Шикәрчеләр бистәсенең Солнечная, Карбышев, Радужная, Завод, Ленин һ.б. урамнарындагы КТПларда предохранительләр янып чыккан иде, аларны яңарттык. Әфганчылар бистәсендә 2 КТПдагы янган магнит җибәргечләрне дә шунда ук алыштырдык. Әлбәттә, бу эшләрне "Сетевая компания" ярдәменнән тыш башкару авыр булыр иде, аларга да рәхмәт. Гомумән, эш күп, әле чынбарлыктагы картина ачыкланып кына килә. Әйтик, элек шәһәрне 1200 лампочка яктырта иде, хәзер аның 40лап процентын һичшиксез алыштырырга кирәк дип чамалыйбыз.
- Сәбәбе нидә - алар янып чыкканмы?
- Андыйлары да бар, әмма алыштыруның тагы бер сәбәбе - энергия саклаулы технологияне күздә тоту. Әйтик, шәһәр үзәгендә 500 ваттлы яктыртычлар яна, аның яктырту нәтиҗәлеге түбән, ә утны ике мәртәбә артыграк куллана. Шуңа да аларны 250 ваттлыга алыштырачакбыз. Галогенлы яктырткычлар кую отышлы. Гомумән, киләчәктә урам утларын бертөрле тондагы яктырткычларга алыштыру мәслихәт булачак. Тагы да бер уй безне борчып тора әле: киләчәктә төннең күпчелек халык йоклый торган вакытында шәһәр утларын саклык режимы белән, ягъни, аралаштырып кына кабызу мәслихәт булмасмы, дип план корабыз.
- Шулай да иң проблемалы урыннар кайда?
- Җәйге-кышкы вакытларның буталуы яктыртуга гомумән ихтыяҗны арттырды. Кыш буе халык караңгыда эшкә бара, караңгыда кайта. Ә аерым алганда, һәр микрорайонның үз проблемасы. Әйтик, кайчандыр шәһәр составына кушылган Югары Нурлат, Түбән Нурлат кебек бистәләрне генә алыйк. Әнә, халык белән очрашу вакытында Югары Нурлатта яктырткычлар булмауга зарландылар. Бактың исә, анда электрон календарьлар шулай ук юк икән. Хәзер төп көчне әлеге микрорайонның ут хуҗалыгын тәртипкә салуга - календарь һәм яктырткычлар урнаштыруга юнәлтәбез. Тимер юлчылар бистәсенең шулай ук проблемасы бар булып чыкты: узган ел биредә һава электр линиясен СИП-кабельгә алыштырган булганнар, ә аларга яктырткычларны ялгарга "онытканнар". Хәзер анда да эш башладык.
- Эш күләме нык арткан, ә коллективыгыз барына да өлгерәме соң?
- Быел без тагы ике егетне эшкә алып, укытып кайтардык, шул рәвешле хәзер бездә эшләүчеләр саны 12гә җитте. Аннан гидроподъемник алу да бик яхшы булды. Дөрес әйтәсез, ишек алларын, подъездларны яктырту да күп көч сорый. Анысын без барлык ТСЖлар белән килешү нигезендә алып барабыз, бары тик "Уютный дом" гына бу эшне үзе башкара. Биредә безнең эш чагыштырмача җайга салынган, аны этаплап алып барабыз.
- Ничегрәк?
- Иң элек республика күләмендәге "Якты подъезд" программасына кушылган идек. Бу гомуми кулланыш урыннарындагы яктырту челтәрләрен ремонтлауны күздә тоткан программа нигезендә подъездларда, баскыч мәйданчыкларында, подъезд ишеге төпләрендә яктырткычларны торгызу эшләре алып барылды. Аннан чираттагы этап башланды: гомуми урыннарда электр энергиясен куллану нормативлары арту белән халыкта энергия саклаулы технологияне кертү, төркемле челтәрләргә фотоакустик өзгечләр кую ихтыяҗы килеп туды. Бу бик уңайлы, подъездда кеше булмаганда яки якты вакытта лампочкалар сүнә, шуңа технология үз чыгымнарын аклый торган булып чыкты. Хәзер инде поъездлардагы эшнең өченче, ә энергия саклаулы технология кертүнең икенче этабына керештек: яктырткычларны яктылык-диод лампочкаларга алыштыру мәшәкате белән яшибез. Узган ел без 40 шундый яктырткыч куйдык, аларның хезмәт итү срогы да зур, гадәти лампалардан 8 тапкырга экономиялерәк булуына инандык. Быел тагы 197не куярга исәплибез. Ә гомумән алганда, безгә подъездлар санынча 2354 шундый яктырткыч кирәк булачак. Әмма бер шундый яктырткычны кую барлык чыгымнары белән безгә 1241 сумга төшә. Кызганыч, аның үзен тиз арада аклавын аңласак та, без андый сумманы берьюлы чыгарып сала алмыйбыз. Әмма, белүебезчә, энергия саклаулы технологияне кертү буенча шәһәр башкарма комитетының да матур гына ниятләре бар, бергәләп чишелеш табылыр дип уйлыйбыз. Әлбәттә, шәһәр ут хуҗалыгын тәртипкә салу бер көнлек кенә эш түгел, ул шулай ук чыгымнар белән бәйле. Киләчәктә шәһәр башкарма комитеты белән ике арадагы контракт суммасына да төзәтмәләр кирәк булырдыр. Әмма ни генә булмасын, Нурлат урамнарын, поъездларны, ишек алларын яктырту заманча уңайлык булудан тыш иминлек өчен дә бик мөһим бит әле. Район һәм шәһәр җитәкчелегенең бу эшне махсуслашкан оешмага йөкләве мәсьәләнең ул ягын да күздә тотып эшләнгәндер. Без ышанычны акларга тиешбез дип уйлыйм.
- Уңышлар Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Ришат Яруллин