Ярминкәгә килегез!
7 декабрьдә шәһәр үзәгендә (Гыйматдинов урамы) Инвалидлар ункөнлегенә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарлары гадәттәгечә чагыштырмача арзан бәяләрдән тәкъдим ителәчәк, бу юлы эре терлек, каз, үрдәк итләре күп булачак, ди оештыручылар. Мәдәният бүлеге зур концерт программасы тәкъдим итәчәк, ярминкәдә шулай ук волонтерлар ярдәме дә оештырыла.
Ярминкә иртәнге 7дә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев