Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Яшьлек бистәсе халкы җыены

Чираттагы гражданнар җыены узган атнада 4нче мәктәптә үтте. Яшьлек микрорайоны халкы, шулай ук биредәге оешма-предприятие хезмәткәрләре район башлыгы Наил Шарапов белән очрашуга килделәр.

Сайлаулар алдыннан төп темаларның берсе алда торган тавыш бирү кампаниясе иде. Биредә үткәннәргә карап, соңгы елларның тарихын искә төшереп, дөрес карарга килергә кирәк, дип берничә тапкыр кабатланды. Н.Шарапов районда уңышлы гамәлгә ашырылучы дәүләт программаларын тагы бер тапкыр искә алды: ипотека төзелеше, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү, капиталь ремонт һәм башкалар. Балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү программасы кысаларында өч өстәмә төркем, шулай ук мәктәпкәчә ике учреждение ачылачак.
- Ясалма өслекле футбол стадионы төзү дә планда бар. Шулай ук алдагы берничә елда шәһәр эчендә юллар төзү дә нияттә, - диде ул.
Бу көнне район башлыгына сораулар күп булды. Алар асылда балалар мәйданчыклары төзекләндерү, шәһәр автобусларының эшенә кагылышлы иде, шулай ук узган ел ябылган кайбер мәктәпләр ачылырмы икән, дип тә кызыксындылар. Микрорайон халкы биредә мунча булмавыннан зарландылар, монысына башлык бу юнәлештә эшне оештырырлык кешегә элеккеге бинаны бирергә вәгъдә итте.
Яңгыраган барлык сораулар һәм тәкъдимнәрне Наил Шарапов җентеклерәк карарга сүз бирде. Соңыннан ул мондый очрашуларның район вәзгыятен ачыграк аңларга булышканлыгын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьлек бистђсе Ќыен