Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Яз – өметләр чоры

2012 елда капремонт белән мәшгуль булган подряд оешмалары өчен актив эш вакыты да әле ул.

Әнә, Гыйматдинов урамының 81нче йортында да көне буе тукылдаган тавыш ишетелеп тора. Болар "Еврострой" ОООсының отделкачы-түбә ябучы бригадалары, эш вакытының минутын да әрәм итмичә бинаның фасадын яңарту өстендә эшлиләр алар. Һәм фасад белән бергә бу, кем әйтмешли, юбилей яшендәге йортның (ул нәкъ 50 ел элек төзелгән булган) тышкы йөзе дә үзгәрде. Бу объектта подряд оешмасы март уртасында эшкә тотынды. Асылда, отделкачы-түбә ябучылардан, сантехник һәм сылаучы-буяучылардан торган 5 бригада җәлеп ителгән. Иң зур бригада түбә ябучыларныкы - 16 кеше. Чөнки аларның эш күләмнәре дә җитди бит. Шул вакыт эчендә алар мансардлы каты булган йортның түбәсен тулысынча алыштырып кына калмадылар, ә җылыттылар да әле. "Еврострой"ның прорабы Андрей Максимов әйтүенчә, биредә яшәүчеләр барыннан да бигрәк җылы булуын теләгәннәр икән.
- Ун ел инде мансард катында яшибез, һәм шул вакыт эчендә түбәдән гел су үтте, тәрәзәләрдән җил өреп торды. Хәзер фатир буйлап чиләкләр тезеп куярга туры килмәс дип өметләнәбез инде, - ди йорт буенча җаваплы Татьяна Иванова. Подрядчылар, 2001 елда төзелгән мансард түбәсен сүткәч, башта аны 150 мм.лы пенопласт белән җылытканнар, аннан профнастил белән япканнар. Башка объектлардагы кебек үк, йортның стеналарын башта пенопласт белән җылытканнар, аннан янгынга каршы катлам - минераль мамык түшәгәннәр. Бүген-иртәгә йортны сайдинг белән тышлауны да төгәлләргә торалар.
Асылда, биредә яшәүчеләр дә ремонт барышына битараф карамаганнар, һәм подрядчылар сүзләребезгә колак салдылар, диләр. Мисал өчен, элек Т.Иванова фатирына суүткәргеч подъезд аша ниндидер керделе-чыктылы юл белән килгән булган, ә хәзер торбаларны беренче каттан өченчегә кадәр туры итеп сузганнар. Бу йортта капиталь ремонт беренче тапкыр ясала. Материалларны һәм эш күләмен дә исәпкә алганда, якынча 4,5-5 миллион сумнар үзләштерелгән. Ремонт кысаларында барлык фатирларда да сантехниканы, электр үтәкргечләрен тулысынча алыштырганнар - бу 36 метрлап гомумйортка һәм 100-150 метрлап фатирларга киткән кабель дигән сүз, подъезд һәм фасадтагы яктырткычларны да яңартканнар. Моннан тыш, суүткәргеч системасы алыштырылган - монысы 50 метрлап бүлгеч торба һәм тагы фатирларга киткән 25ле диаметрлы 100 метрлап торба. Подъездларны агарту-буяу - сылаучы-буяучылар эше. Бригада буяу, агарту, кирәк җирдә сылау белән дә шөгыльләнә. Бу "олы яшьтәге" йортның подъезды да үзенчәлекле - биредә баскыч маршлары агачтан ясалган. Тиздән аларны ремонтларга керешәчәкләр - баскыч һәм аларның асларын алыштырачаклар. Ә табигый материал - агач белән беррәттән, заманчалары да урынлы булачак - монда пластик тәрәзәләр куйганнар. Йортта яшәүчеләр, ниһаять, безнең подъезд да матурайды, хәзер керүе дә рәхәт, диләр.
Подрядчылар 15 майга бу объектта эшләрне тулысынча төгәлләргә планлаштыралар - хәзер җылыту системасын алыштырасы һәм фасадны җайлыйсы калган. Әмма болары ягу сезоны төгәлләнгәч кенә башкарылачак, ди "Еврострой" ОООсы начальнигы Денис Мөлеков. Ягу сезоны ябылгач, төзелеш оешмасының әле шул ук урамдагы 103нче йорттагы җылыту системасын да алыштырасы бар. Биредә капремонтның беренче этабын әле көзен үк төгәлләгән булганнар, хәзер сантехниканы, суүткәргеч, канализация системаларын алыштырганнар. Хәммәдиев урамындагы 4нче йорттагы эшләрне тулысынча төгәлләгәннәр.
Быел бу төзелеш оешмасы яңа - "Мәктәпләргә капиталь ремонт" Президент программасында да катнаша һәм шәһәрнең 8нче мәктәбен ремонтларга алынган. Бүгенге көнгә түбәдәге эшләрне төгәлләгәннәр. Бу мәктәпнең түбәсе йомшак, яссы материалдан булган. Подрядчылар дүрт кыеклы түбә корганнар - бәпкәләр күтәргәннәр, җилләткеч шахталар ясаганнар. Керү козырегын да алыштырганнар инде.
- Бу объект аерым игътибарыбызда - ни дисәң дә, монда балалар бит, һәм без барлык куркынычсызлык чараларын күреп эш итәбез. Бу исә мәктәп территориясенә кадак яки очраклы рәвештә җәрәхәтләү куркынычы тудырган башка төзелеш материалы төшермәүгә дә кагыла, - ди Д.Мөлеков. Ул яңа уку елына - 1 сентябрьгә капремонтны төгәлләячәкбез, ди. Чөнки пластик тәрәзәләр сатып алуга һәм куюга смета төзегәннәр инде, 100ләп ишекне алыштырачаклар. Аларын уку чорында да куеп булачак: классларны вакытлыча күчереп һәм дәресләр үткәреп торыр бүлмәләр бар. Иң мөһиме, сыйфатлы булсын: монысы төзүчеләр эшенә дә, яңартылган мәктәптәге укуга да кагыла инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт Гыйматдинов урамы Еврострой