Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Үзәк микрорайон халкы район җитәкчелеге белән очрашты

Кичә, 13 августта Үзәк микрорайон бистәсе халкының район һәм төрле службалар җитәкчеләре белән очрашуы үтте. 1нче мәктәп территориясендә узган очрашуда иң элек шул бистә йортлары караган "Комфорт" ТСЖсы рәисе Марина Демидова хисап тотты.

Бистә халкы алдында район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова чыгыш ясады, ул гражданнарның көнүзәк проблемаларына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Ә биредә яшәүче халыкны асылда балалар мәйданчыклары, йорт яны территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре борчый икән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу

2
X