Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Зур транспортка юллар ябыла

Тиздән шәһәр эченә керүче зур йөк машиналары өчен юллар ябылачак.

Шәһәр башкарма комитетының бу хактагы карары 15 апрельдән гамәлгә керәчәк, дип хәбәр иттеләр башкарма комитетта. Бу чара автомобиль юлларын һәм юл корылмаларын саклау җәһәтеннән һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максалатларында эшләнә. 30 көн дәвамында шәһәр эчендә авыр йөк техникасы хәрәкәте туктатылып торачак. Бу уңайдан шәһәргә керә торган урыннарда "Төзекләндерү биш" җәмгыяте хәрәкәтне чикләүче юл билгеләрен урнаштыра башлаган инде. ЮХИДИ хезмәткәрләре үз чиратында ике постта - Мамык һәм Камышлы СПВКларында тәүлек әйләнәсе кизү тора. "Бу эш бездә ел дәвамында алып барыла. Әлеге постларда контроль үлчәүләр куелган. Шулар ярдәмендә үлчәп, авырлыклары нормадан узган йөк транспортын шәһәр эченә кертмәячәкбез. Бу чорда юлларга зыян китерүче авыр яки зур габаритлы йөкләр ташучы транспорт чаралары өчен махсус рөхсәтләр бирү дә каралган. Аларны Нурлат шәһәренең "Юл хәрәкәте иминлеге" РГКУсында алып була", - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. Дөрес, бу чорда беренчел кирәкле товарлар ташучы, пассажир, почта һәм махсус исемлектәге башка траснпортларга юл ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев