Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Зур йөк машиналары әйләнеп узачак

Шәһәрнең көньяк өлешендә Нурлатны әйләнеп үтү юлы, халыкча, әйләнеч юл төзелә. Әлеге объектта "Татнефтедор" ОООсының НУАД юлчылары эшли.

- Бу юл икенче категориягә керә, һәм андый төр районда берәү генә, - дип аңлата юл участогы начальнигы Рәшит Әбдрәхимов. Юл интенсив хәрәкәткә исәпләнгән: юлның минмаль киңлеге - 9, ә максимале 21 метрга чаклы җитә. Яңа юл бик мөһим миссия үтәячәк, чөнки ул шәһәрдәге хәрәкәтне бераз бушатыр өчен салына бит, димәк, зур йөк машиналары шәһәр урамнарыннан йөрмәячәк. Әлеге объектны төзү эшләрендә башка үзгәлек тә бар. Биредә районда беренче тапкыр 3D системасы кулланылган.
- Яңа технологияләр эшне җиңеләйтә һәм сыйфатны яхшырта, - дип билгеләп үтте участок начальнигы. Мисал өчен, юл өслеген фрезерлау өч адымлы үлчәнештә башкарыла, һәм махсус техника өслекне автомат рәвештә миллиметрга кадәр төгәллек белән үзе тигезли.
Әлеге объектта төрледән-төрле 17 техника мәшгуль - "КамАЗ"лар, катоклар, экскаваторлар, асфальт түшәгечләр, автогрейдерлар бар. Эшне 3 звено алып бара. Беренчесе җир полотносын ясау белән шөгыльләнә, икенчесе юлның аскы катламын, ягъни ком, вак таш сала, өченче звено юлның өчке өлешен - асфальт-бетон түши. Мастерлар Илфат Гайнуллин һәм Ленар Садыйков, участок начальнигы Павел Алексеев җитәкчелегендә юлчылар бурычларын таләпләргә туры китереп үтиләр.
- Юл участокларга бүлгәләнгән. Быел бары тик икенче участокта гына эшләр тулысынча төгәлләнәчәк, беренчесендә эшләр тигезләүче катламны түшәү белән тукталачак, калганы 2013 елга планлаштырылган. Объектның смета бәясе 130 миллион сум, быелга 60 миллионы бүлеп бирелгән, - диде Р.Әбдрәхимов. План буенча Нурлатны әйләнеп үтү юлы 2013 елның сентябренә төгәлләнергә тиеш. Әмма бу автоюл шул гомер бер хәрәкәтсез торачак дигән сүз түгел. Ул икенче участокта эшләр төгәлләнү белән ачылачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КамАЗ НУАД Татнефтедор

2
X