Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Динә Гайзатуллина Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү яклы

Россия Яшьләр хөкүмәте ассоциациясе рәисе “Россиянең бөек исемнәре” проекты илнең бөеклеген гәүдәләндерә диде.

“Земля” республика кадастр үзәге” АҖ генераль директоры, Россия Яшьләр хөкүмәте ассоциациясе рәисе Динә Гайзатуллина Казан аэропорты өчен Габдулла Тукай исемен сайлауны яклап чыгыш ясады. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“Бөтен дөньяда күп кенә аэропортларның бөек кешеләр исемнәре йөртүен күзәтәбез. Бу - илнең бердәмлеген һәм бөеклеген гәүдәләндерә. Шулай ук тамырлар турында искәртә, бөек кешеләр дан һәм шөһрәт казана. Миңа кешеләрне җәлеп итү, аларның кандидатураны үзләре тәкъдим итүе ошый”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

Хәзер Татарстан Иҗтимагый палата экспертлары тавыш бирү өчен 40 исемне сайлап алган. Тулы исемлек оешма сайтында бар. 18 октябрьдә 23.00 сәгатькә кадәр “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә “Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проектының рәсми төркемнәрендә тавыш бирә ала. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кыска исемлек төзеләчәк.

“Миннән кем өчен тавыш бирәсез дип беренче тапкыр сораганда, Габдулла Тукай яки Муса Җәлил өчен дип җавап бирдем. Безнең Казан аэропорты халыкара һәм милләтара аэропорт булып санала. Татарстан бик кунакчыл, халыкара чараларны күп уздыра. Шуңа күрә чит ил кешеләре өчен дә исем җиңел укыла һәм әйтелә торган булуын теләр идем. Мин Габдулла Тукай исемен сайлар идем”, - диде Россия Яшьләр хөкүмәте ассоциациясе рәисе.

Реклама

Аның фикеренчә, аэропортка бөек кешенең исемен бирү аңа яңа бердәм бренд булдыру мөмкинлеге бирәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/17/173631/

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X