Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов: Җир эшләргә тиеш

Файдаланылмаган җирләрне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстанда файдаланылмаган җирләрне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү буенча нәтиҗәле чаралар күрергә кирәк. Җир эшләргә тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

“Бу хакимият органнары, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, район башлыклары тарафыннан тиешле контроль булмау турында сөйли”, - диде ТР Президенты үзенең чыгышында. Ул республика Хөкүмәтенә ситуацияне контрольгә алырга һәм тәртип урнаштырырга кушты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, соңгы вакытта торак пунктлар чикләрендә авыл хуҗалыгы җирләрен яңадан бүлү эшләре башкарыла. Соңгы дүрт елда республикада 5 мең гектарга якын җир торак пунктка күчерелгән. Алар рәтендә Лаеш – 2, 7 га, Питрәч – 800 га, Биектау 500 га, Лениногорск – 500 га, Югары Ослан – 300 га һәм Тукай районнары – 300 га бар. Әмма участокларның күбесе озак вакыт дәвамында үзләштерелмичә кала.

ТР Президенты республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру өчен комплекслы чаралар башкарылуын әйтте.

Реклама

“Халыкны көндәлек азык-төлек белән җитәрлек күләмдә тәэмин итә алабыз. Барлык эшләр дә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ярдәмендә башкарыла, аларның тырыш хезмәте бәрабәренә без алдынгы урыннарда барабыз. Авыл хуҗалыгы – икътисадның бер өлкәсе генә түгел, яшәү рәвеше. Телне, динне, мәдәниятне һәм милли рухны саклауга ул зур өлеш кертә. Без авылга һәрчак булышып килдек, аңа алга таба да ярдәм итәрбез. Республика программалары авыл үсешенә юнәлгән. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга кирәк. Лениногорск, Чүпрәле, Апас районнарының сөрү җирләре мәйданнары Кукмара һәм Балтач районнары белән бертигез. Ләкин бу өч районның бөртеклеләр уңышы ике тапкырга кимрәк булды. Әлбәттә бик күп акланулар уйлап табарга була, ләкин нәтиҗә барысын да күрсәтә. Шунысы яхшы: нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар елдан-ел арта бара. Шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр бар. Терлек асраучы һәм яшелчә үстерүчеләр үзләренә генә түгел, башкаларга да ярдәм итә. Без аларны кадерләргә тиеш. Республика Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тарафыннан авылларда эшлекле активлыкны арттыру өчен семинарлар оештырылды. Авыл хуҗалыгы коопиративларын, авыл хуҗалыгын үстерү актуаль тема. Авылда кешегә сату базарына чыгу кыен, тулы бер система кирәк. Авыл җирлеге һәм район башлыклары инициативалы кешеләрне табырга, аларга ярдәм итәргә тиеш. Авыл хуҗалыгы министрлыгына, муниципаль советлар белән бергә чимал эшкәртү һәм кырдан продукцияне кибет киштәләренә җиткерү эшләрен җайга салу шарт”, - диде ул.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Ләйлә Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллама рөстәм миңнеханов җир

2
X