Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда 5 меңгә якын хатын-кызга беренче бала өчен пособие билгеләнгән

Быел республикада беренче баласын тапкан әниләр өчен пособиенең күләме 8490 сум тәшкил итә.

Татарстанда туучылар саны артканнан-арта бара. Беренче сабыйлары тууга бәйле рәвештә айлык пособие алучы әниләр саны фаразланган күрсәткечтән йөзгә артып китте. Республикада 4725 хатын-кызга беренче бала өчен пособие билгеләнгән. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч фаразларга караганда, быел айлык түләүләргә 4,6 меңгә якын гаилә дәгъва кыла. Бүгенге көндә беренче баласын тапкан әниләр саны инде фаразланган күрсәткечтән 125 кешегә артып китте. Ел тәмамланырга 2,5 ай вакыт калды, димәк, яңа пособиеләргә федераль бюджеттан өстәмә финанслар таләп ителәчәк.

«Республика билгеләнгән планны арттырып үтәде. Барлык гаиләләр дә үзләренә тиешле пособиеләрне алачак», - дип искәрттеләр ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Реклама

Быел республикада беренче баласын тапкан әниләр өчен пособиенең күләме 8490 сум тәшкил итә. Айлык түләүләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң баласы туган яки уллыкка бала алган хатын-кызлар дәгъва итә ала. Ана кеше дә, бала да Россия гражданнары булырга һәм аның территориясендә яшәргә тиеш.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/16/173525/

Фото: архив/Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие

2
X