Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видеоновости тв

Эльвира Кашапова: “Язмышның иң зур бүләге – әниле-кызлы булу”

Эльвира Кашапованы "TMTV" телеканалыннан, "Әниле-кызлы бәхет" җырына төшерелгән клибыннан күреп алдым. Нурлат кызы. Икътисадчы. Кечкенәдән җырчы булырга хыялланган. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында бу теләген хәзер генә тормышка ашырып килә. Беренче клибында җырчы 10 яшьлек улы Рәзил, 8 яшьлек кызы Эмилия белән төшкән. - Эльвира, ни өчен беренче клибыңны нәкъ менә...

Эльвира Кашапованы "TMTV" телеканалыннан, "Әниле-кызлы бәхет" җырына төшерелгән клибыннан күреп алдым. Нурлат кызы. Икътисадчы. Кечкенәдән җырчы булырга хыялланган. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында бу теләген хәзер генә тормышка ашырып килә. Беренче клибында җырчы 10 яшьлек улы Рәзил, 8 яшьлек кызы Эмилия белән төшкән.

- Эльвира, ни өчен беренче клибыңны нәкъ менә шушы җырыңа төшерергә булдың?

- Үзем әнисез үскәч, ничектер кызым белән икебез арасындагы мәхәббәт турында җыр яздырырга булдым. Әни назын бик күреп үсмәгәч, аны күбрәк балаларыңа бирәсең. Әлбәттә, артык иркәләү дә юк. Әмма балаларымны бик яратам. Кызым Эмилияне музыка мәктәбенә вокалга бирдем. Андагы нәтиҗәләре мине бик куандырды. Тавышы искиткеч матур. Укытучылары да бик әйбәт. Уйлый торгач, нишләп әле кызым белән берәр дуэт җыр яздырмаска, дидем. Шулай итеп "Әниле-кызлы бәхет" дигән җырга клип төшердек. Башта улым Рәзил дә, кызым Эмилия дә төшәргә теләмәделәр. Көч-хәл белән күндердем үзләрен.

- Фирдүс Тямаев белән якташлар икәнсез...

- Әйе. Фирдүс җырлар буенча булыша иде.

- Нефть өлкәсендә эшләвең сәхнәгә чыгарга ярдәм
итәме?

- Мин профессиональ җырчы түгел. Әйе, нефть өлкәсендә икътисадчы булып эшлим. Җырлар, клиплар төшерү буенча ирем Рамил, үзем дә тырышам. Тагын бер ягы бар. Эштә җырлаганымны белгәч, төрле чараларга катнашырга җибәрә торганнар иде. "Лукойл"ның 25 еллыгы уңаеннан аның оешмаларында эшләүче коллективлар арасында оештырган фестивальдә катнашып, дипломант булдым.

4.jpg

Эльвира ире Рамил, кызы Эмилия, улы Рәзил белән

- Ирең иҗат белән шөгыльләнүеңә ничек карый?

- Нәрсә диим.. Рамил һәрвакыт каршы булды. Әлбәттә, болай әйтү дорфарак килеп чыга. Ул бик көнче безнең. Мине беркемгә дә күрсәтергә теләми. Карамасыннар, ди. Ә быел канатларымны ничектер җәйдем. Хәзер Рамил дә тынычланды инде.

- Ирең үзе ниләр белән шөгыльләнә?

- Ул шулай ук нефтьче.

- Эльвира, авыр булса да әниең турында сөйлә әле.

- Язмышның иң зур бүләге - әниле-кызлы булу икән ул. Әни ул һәрвакыт кирәк. Балачакта да, мәктәп чорында да, кияүгә чыккач та. Ул сине аңлаучы да, сердәшче дә, синең өчен үлеп торучы якын кешең. Нишлисең, әниебез Рушания бик иртә арабыздан китте. 32 яшендә юл фаҗигасенә эләкте. Ул вакытта миңа - 9, бертуган сеңлем Алинәгә 8 яшь иде. "Әниемнең якты нуры" җырын әниемә багышладым. Әгәр исән булса, сөенеченнән елый-елый тыңлар иде...

Реклама

3.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X