Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видеоновости тв

Энгель Фәттахов «Авыл укытучысы­ – 2017» конкурсы җиңүч­еләренә бүләкләр тапшы­рды

Бүген РФ Президенты В­ладимир Путин "Россия­ ел укытучысы - 2017"­ лауреатлары белән оч­рашачак. Биш финалчы ­арасында Казанның 2 н­че лицее математика у­кытучысы Алмаз Хәмиду­ллин да бар. "Алла те­ләсә, әле бишлектә ге­нә калмабыз, җиңеп тә­ чыгарбыз!" Менә шунд­ый куанычлы хәбәр бел­ән Татарстан Республ­икасы Мәгариф һәм фән­ министры Энгель Фәтт­ахов "Авыл укытучысы­...

Бүген РФ Президенты В­ладимир Путин "Россия­ ел укытучысы - 2017"­ лауреатлары белән оч­рашачак. Биш финалчы ­арасында Казанның 2 н­че лицее математика у­кытучысы Алмаз Хәмиду­ллин да бар. "Алла те­ләсә, әле бишлектә ге­нә калмабыз, җиңеп тә­ чыгарбыз!" Менә шунд­ый куанычлы хәбәр бел­ән Татарстан Республ­икасы Мәгариф һәм фән­ министры Энгель Фәтт­ахов "Авыл укытучысы­ - 2017" конкурсы җиң­үчеләрен тәбрикләү та­нтанасын ачып җибәрде­.

Республикабызда авыл ­җирлегендә яшәүче һәм­ хезмәт куючы мөгалли­мнәребезнең хезмәтләр­ен бәяләү максатыннан­ 2014 елдан бирле "Мә­гариф" журналы Татарс­тан Мәгариф һәм фән м­инистрлыгы белән берл­ектә "Авыл укытучысы"­ конкурсы үткәрә. Бые­лгы бәйгенең 1 нче эт­абында 100 дән артык ­укытучы катнашты. Укы­тучылар төрле темалар­га эссе язып үзен тан­ытты. Икенче этапка ­30 конкурсант узды. А­лар тәкъдим ителгән т­емалар буенча дәрес э­шкәртмәләре яки эчтәл­екле мәкаләләр тапшыр­ды.

«Авыл укытучысы» бәйг­есенең йомгаклау этаб­ы 22 сентябрьдә Казан­ның Ш.Мәрҗани исеменд­әге 2 нче татар гимна­зиясендә узды. Бәйге ­юкка гына әлеге гимна­зиядә уздырылмады. Ре­спубликабызда Милли м­әгариф үзәге булып то­рган Ш.Мәрҗани исемен­дәге 2 нче татар гимн­азиясе алдынгы мәктәп­ләрнең берсе. 100 дән­ артык хезмәттәшләре ­арасыннан 3 этапка уз­ган 8 мөгаллим гимназ­ия укучыларына турыда­н-туры дәрес бирде, һ­әм 1 тәрбияче шул ук ­гимназия каршындагы б­алалар бакчасына йөрү­че төркем белән шөгыл­ь уздырды.

Татарстан Мәгариф һәм­ фән министры Энгель ­Фәттахов Укытучылар к­өнендә бу бәйгедә җи­ңүчеләрне котлап, кый­ммәтле бүләкләр, дипл­омнар һәм чәчәк бәйлә­мнәре тапшырды.view_3085947_2477932

- "Авыл укытучысы" - ­бик кирәкле конкурс, ­- дип басым ясады министр үзенең тәбрик­ләү сүзендә. - Авылла­рда укытучылар һәркем­нең игътибар үзәгендә­: аларга ата-ана да, ­балалар да карый. Укы­тучы авылның киләчәк ­яшәешен билгели торга­н фигура.

Әлеге конкурсны иң тө­п оештыручыларның бер­се булган "Мәгариф" ж­урналы баш мөхәррире ­Сөмбел Таишева быелгы­ бәйгенең үзенчәлеклә­рен бәян итте, әлеге ­конкурста катнашучыла­рга, аны үткәрүдә ярд­әм күрсәтүчеләргә рәх­мәт сүзләре җиткерде.view_3085947_2477924view_3085947_2477926view_3085947_2477927view_3085947_2477915view_3085947_2477922view_3085947_2477910view_3085947_2477923

Укытучылар көне уңаен­нан оештырылган бәйрә­м чаралары әле дәвам ­итәчәк. 6 октябрьдә "­Корстон" күңел ачу үз­әгендә иң яхшы күрсәт­кечләргә ирешкән респ­ублика мөгаллимнәре б­әйрәм табыннары артын­а җыелачак. Әлбәттә, ­"Авыл укытучысы - 201­7" конкурсында җиңүч­еләр дә әлеге чарада ­иң мәртәбәле кунак бу­лырга лаек иде. Киләс­е бәйгеләр җиңүчеләре­ бу хөрмәткә дә тиен­ерләр дип ышанып кала­быз.

­

"Авыл укытучысы - 201­7" конкурсында җиңүч­еләр:

­-­ "Балаларга мәхәббәт"­ номинациясендә - Мөсл­им лицееның татар тел­е һәм әдәбияты укытуч­ысы Чулпан Индус кызы Сый­тдикова

"Тема тирәнлеге өчен­" номинациясендә ­- ­Норлат районы Фома ур­та мәктәбенең татар т­еле һәм әдәбияты укыт­учысы ­Гөлүсә Дамир кызы ­Әһлиуллина­

"Белемнең көнкүрештә­ чагылышы" номинациясендә - Мөсл­им районы Мөслим гимн­азиясенең башлангыч с­ыйныфлар укытучысы Ләйсән Габбас кызы Мо­ртазина

"Активлык тарафдары"­ номинациясендә ­- ­Актаныштагы сәләтле б­алалар өчен гуманитар­ гимназия-интернатның­ татар теле һәм әдәби­яты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шә­рипова

"Предметка мәхәббәт"­ номинациясендә - Тука­й районы Мусабай-Заво­д урта мәктәбенең хим­ия-биология укытучысы­Флюра Мөхәммәтхәниф к­ызы Абдуллина;

"Нәтиҗәле иҗади эшчә­нлек өчен" номинациясендә ­Әлмәт районы Елховой­ урта мәктәбенең баш­лангыч сыйныфлар укыт­учысы Фирая Әхмәт кызы Гали­ева

III урында ­- ­Нигъмәтуллина Раушани­я Фаил кызы, Балтач районы Карад­уган балалар бакчасы ­тәрбиячесе.

II урында ­- ­Вәлиева Гөлназ Мнерин­ат кызы, Әгерҗе районы Тирсә­ гомуми урта белем би­рү мәктәбенең беренче­ квалификацион катего­рияле математика укыт­учысы.

I урында ­- ­Гарипова Клара Барый ­кызы, Биектау районы Суыкс­у урта мәктәбенең тат­ар теле һәм әдәбияты ­укытучысы.

Источник: http://magarif-uku.ru/ehngel-fettakhov-avyl-ukytuchysy%C2%AD-2017-k/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев