Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видеоновости тв

Искәндәр Сираҗи Фирдүс Тямаев белән Элвин Грейны халык ник яратканны аңламый

Гаугалы журналист Искәндәр Сираҗи бүген яшь журналистлар белән очрашты. Искәндәр әфәнде үзенең кискен фикерләре белән таныш, шул исәптән татар эстрадасына карата тәнкыйте белән дә. Бүгенге очрашуда «Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәррире күп кенә җырчыларга тәнкыйть яудырды. «Элвин Грейдан татар милләтенә бернинди файда юк, Элвин Грей дигән кушамат алганы өчен генә...

Гаугалы журналист Искәндәр Сираҗи бүген яшь журналистлар белән очрашты.
Искәндәр әфәнде үзенең кискен фикерләре белән таныш, шул исәптән татар эстрадасына карата тәнкыйте белән дә.
Бүгенге очрашуда «Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәррире күп кенә җырчыларга тәнкыйть яудырды.
«Элвин Грейдан татар милләтенә бернинди файда юк, Элвин Грей дигән кушамат алганы өчен генә булса да», - диде Искәндәр Сираҗи. Радик белән якыннан таныш түгел икән һәм аның популярлыгы нидән килүен аңламый.
Суперпопуляр Фирдүс Тямаевка карата да шундый ук фикердә булган. «Бу нинди недорозумение инде?» - дип карый торган булган Тямаев чыгышларын. Әмма бер утырып сөйләшкәннән соң, Фирдүсне аңлаган ул. «Әлегә минем концертка кеше йөри, шуңа концерт куям. Йөрми башлагач, туйлар-мәҗлесләр алып барырга чыгып китәчәкмен», - дигән җырчы. «Фирдүс өчен сәхнә бизнес икәнен аңладым, - ди Сираҗи, - әмма ул эчкерсез иҗат итә, шуңа да тамашачы аны ярата».
Очрашуда шулай ук «Үзгәреш җиле»н оештырган Венера Ганиевага, Буа театрын ташлап эстрадага киткән Ринат Рәхмәтуллинга һәм тагын бик күпләргә каты гына эләкте.
Источник: http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/14256-isk%D3%99nd%D3%99r-sira%D2%97i-fird%D2%AFs-tyamaev-bel%D3%99n-elvin-greynyi-halyik-nik-yaratkannyi-a%D2%A3lamyiy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев