Бүгенге көндә Татарстанда автомобильләргә ягулык буларак метан сала торган ун компрессорлы станция эшли. Аларда 2012 елда 4,5 миллион куб метр газ сатылган, 2013 елда бу күрсәткеч - 7 миллионга, 2014 елда - 10,4 миллионга, ә 2015 елда 14,5 миллион куб метрга җиткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада метан ягулыгы сату күләме 32 процентка үскән.
Соңгы биш елда Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын киңәйтү юнәлешендә эзлекле эш алып барыла. "Газпром" корпорациясенең "Газпром газ-мотор ягулыгы" махсуслашкан компаниясе Казан филиалы директоры Булат Газизуллин журналистларга сөйләгәнчә, якын вакытта Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яңа станцияләр ачылачак, аларның эшен җайга салу төгәлләнеп килә. Шулай ук Чаллыдагы бер станцияне тулысынча төзекләндерү көтелә. Ел азагына кадәр Алабуга, Лениногорск, Азнакайда, Алексеевск районында һәм Казанда да шундый ук газ-мотор ягулыгы станцияләрен төзергә планлаштыралар. Ә 2018 елда Әлмәт, Чаллы, Нурлат, Зәй һәм Казанда яңа станцияләр сафка бастырылачак. Шулай итеп, 2018 ел ахырына Татарстанның метан ягулыгы челтәре 25 объектка тулыланачак.
- Табигый газ икътисади яктан файдалы, экологик яктан куркынычсыз ягулык булып тора. 1 куб метр метанның транспорт өчен бәясе Россиядә уртача 12 сумны тәшкил итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы табигый газны иң куркынычсыз ягулык дип бәяли. Шуңа күрә бу ягулыкка ихтыяҗ көннән-көн арта. Татарстан Хөкүмәте республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә зур көч куя, - ди Булат Газизуллин.
Мәгълүм булганча, Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү бурычын куйган берничә дәүләт программасы тормышка ашырыла. Әйтик, агымдагы елда транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү өчен кирәкле җиһазлар сатып алуның чыгымнары өлешчә республика бюджетыннан каплана. Чөнки җиңел автомобильне җиһазландыру - якынча 75-100 мең сумга, ә йөк машиналарына 200-400 мең сумга төшә. Бүген Татарстанда 3 меңгә якын машина метанда йөри, быел аларга 1,5 мең автомобиль өстәлер дип фаразлана.
Булат Газизуллин газ-мотор ягулыгына, гадәттә, транспорт предприятиеләре, коммуналь хезмәтләр һәм таксистлар теләп күчүен ассызыклый. Шуңа күрә яңа станцияләрне бу төр ягулыкка ихтыяҗ булган җирлектә төзергә тырышалар. Әйтик, Яшел Үзән шәһәрендә ул автотранспорт предприятиесе янында урнашкан. "Газ-мотор ягулыгы күпкә очсызракка төшә, транспорт предприятиеләре өчен ул бигрәк тә файдалы. Хәзер җәмәгать транспорты да газ ягулыгына күчә, мондый ягулык бензин кебек һаваны пычратмый. Баллонда газ беткән очракта, машина бензинда да йөри ала", - дип искәртә гомере буена машина йөртүче булып эшләгән Александр Горшунов.
Метан салучы компрессорлы станцияләрне көнкүреш газын автомобильләргә ягулык итеп эшкәртә торган кечкенә завод буларак күзалларга мөмкин. Станция гадәти газүткәргеч торбага тоташып, аннан алынган газны чистартып, киптереп, компрессорларда кыса һәм заправкага килгән автомобильләргә тутыра.
Булат Газизуллин эре предприятиеләр күчмә газ заправкасыннан да файдалана алуын әйтә. Әлегә республикада ике шундый заправка бар: берсе - Чаллыда шәһәр транспорт предприятиесенә хезмәт күрсәтәчәк, икенчесе - быел июль аеннан эшкә җигеләчәк. Киләчәктә мотор ягулыгы өчен сыекландырылган табигый газ җитештерүен ачу проекты да юк түгел, 2018 ел азагына Татарстанда шундый ике КриоАЗС төзү ниятләнелә.
Нет комментариев