Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Нурлат картлар йортында йөзьяшәрне котладылар

Бүген картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Екатерина Митюшкинаны 100-яшьлек юбилее белән котладылар.

Район башлыгы урынбасары Флюра Ногуманова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әльфия Галяветдинова Екатерина Филипповнага район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлаулар җиткереп, исәнлек теләделәр. Тумыштан инвалид Екатерина Митюшкина интернатта 15 ел, аның ачылган көненнән бирле яши. Тумышы белән Биляр-Озеродан булган әби катлаулы тормыш юлы үткән, бары биредә генә яхшы тәрбиягә ирешкән.
- Ул әле дә үз аягында, үзен үзе карый, барына да канәгать, - ди картлар йорты директоры Евгений Савинов.
Бу сүз уңаеннан, Екатерина Митюшкина биредә яшәүче икенче йөзьяшәр, аның беренчесенә быел 106 яшь тулды, ул әлегә районның иң өлкән кешесе.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X