Бу ни бу! Яки шәһәргә корректор кирәк
Шәһәрдәге аншлаглар темасын күп тапкырлар күтәргәнебез бар. Аларның корректурасы хакында да бер тапкыр гына сөйләмәгәнбездер. Һәм менә Җиңү бәйрәме алдыннан гына шәһәрнең халык иң күпләп йөри торган Карл Маркс урамында куелган элмә тактадагы сүзләрне укып, нурлатлылар тагы бер кат шаккатты.