Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Шәһәр урамнарына 5000 төп чәчәк утыртылды

Бу сезонда "Төзекләндерү биш" ОООсы хезмәткәрләре шәһәр урамнарына 5000ләп төп чәчәк утыртырга өлгергәннәр инде. Бу көннәрдә исә эш аеруча кызу бара.

Җомга көнне Карл Маркс урамында иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде. Җәмгыять машинасы тартма-тартма төрле төсләрдәге чәчәк үсентеләрен ташып торды, ә мастер Марина Сульдина җитәкчелегендә 7 хезмәткәр алдагы көнне үк әзерләп калдырылган туфракка чәчәкләрне утырта бардылар.
- Биредә петунияләр бик матур булырдыр. Янәшәдәге түтәлдә бархатцылар белән аралаштырачакбыз, - дия-дия эшләрен дәвам иттеләр җәмгыять хезмәткәрләре. Артларыннан ук су сибү машинасы белән яңа утыртылган үсентеләргә мул итеп суын да сибә бардылар. Шулай итеп, урам күз алдында аллы-гөлле чәчәккә күмелде, боҗралар да яңа төсләрдән балкыды.
Җәмгыть хезмәткәрләре исә алдагы көннәрдә дә бу эшне дәвам итәчәкләр. Бу сезонда шәһәрдә 20 меңгә якын чәчәк утырту күздә тотыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Карл Маркс урамы "Тљзеклђндерњ биш" ОООсы петуния

2
X