Уен бизнесы туктарга җыенмый
Полиция хезмәткәрләре Нурлатта легаль булмаган уен салоннарын ачыклау һәм ябу буенча эшне дәвам итәләр.
Хәтерләсәк, 2009 елның 1 июленнән Россия Федерациясе территориясендә уен салоннары эшчәнлеге Федераль закон нигезендә туктатылды. Хәзер алар дүрт уен зонасында гына алып барылырга тиеш булса да, кагыйдә бозулар җитәрлек икән. Мисал өчен, Нурлатта узган ел гына...