"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы
Пенсияләрнең февральдә арттыру районыбыздагы 15 меңләп пенсионерга кагылды. Пенсия фонды идарәсеннән әйтүләренчә, индексация 2014 елда бәяләрнең артуынннан чыгып 11,4 процент тәшкил иткән.
Бүгенге көнгә ашамлык сатучы 16 сәүдә ноктасында бәяләр мониторингы үткәрелгән.
2 февральдә районда балаларны беренче сыйныфка алу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Авылларда буш йортлар күп, алар авыл йөзен бозып кына калмыйлар, яшьләр җыелып, ут-күз чыгару куркынычы да тудырыла.
ЮХИДИ инспекторлары 1 февральдән тоныкландырылган тәрәзәләр белән йөрүче шоферларга каршы көрәш башлады. Бүлектә әйтүләренчә, исерек көе руль артына утыручы машина йөртүчеләр дә кимегән икән.
0