Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат пенсионерлары уртача 11 мең сум пенсия ала

Пенсияләрнең февральдә арттыру районыбыздагы 15 меңләп пенсионерга кагылды. Пенсия фонды идарәсеннән әйтүләренчә, индексация 2014 елда бәяләрнең артуынннан чыгып 11,4 процент тәшкил иткән.

- Иминият пенсиясе белән бергә аңа фиксирланган түләү дә 11,4 процентка индексацияләнде һәм аның күләме 4383 сум 59 тиен тәшкил итте, - дип билгеләп үтә идарә начальнигы урынбасары Раиса Амелина. - Индексацияләү нәтиҗәсендә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме фиксирланган түләүне дә кертеп 10,9 мең сум тәшкил иткән. 2015 елдан иминият пенсияләрен индексацияләү пенсия баллы бәясен индексацияләү аша алып барыла. 2015 елның 1 февраленнән аның бәясе 64 сум 10 тиеннән 71 сум 41 тиенгә кадәр артты.
Чираттагы арту Россия Федерациясендә узган елда пенсионерның яшәү минимумы арту темпын исәпкә алып башкарылачак. Августта эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен традицион кабаттан исәпләү булачак. Пенсионерларның минималь пенсиясе элеккегечә үк яшәү минимумыннан түбән булмаячак, 2015 елга Татарстанда аның күләме 6310 сум итеп билгеләнгән.
- Әгәр пенсиянең күләме эшләмәүче пенсионерга тиешле түләүләрне дә кертеп исәпләгәннән соң да яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, аңа социаль өстәмә түләү билгеләнәчәк, - ди Раиса Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат пенсия