Нурлат авылларында икенчел чималны кабул итү пунктлары эшли башлады
Пластик шешәләр, кулланылган полиэтилен пакетлар, пыяла шешәләр бик тиздән чүплекләрдән юкка чыгарга охшаган.
Эш шунда, районның экологы Рөстәм Ногманов инициативасы буенча авыл җирлекләрендә икенчел чималны кабул итү пунктлары оештырылды. Фома, Төрнәс кебек авыл җирлекләрендә инде халык бу эшкә тартылды да.
-Һәр авыл җирлегендә бу эш өчен җаваплы кешене билгеләдек, чималны...