Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Нурлат микрорайоны бәйрәмгә әзерләнә

Бүген Түбән Нурлат микрорайонында күңелле бүләк җыю мәшәкате-якташлары Фирдүс Тямаевның якшәмбе көнне үтәчәк "Тямаев-фест" бәйрәменә үз өлешләрен кертергә ниятләгәннәр. Бизәлгән атлар, гармун тартып җыр сузучы егетләр-кызлар, йорт саен бүләкләргә байый барган озын колгалар... Борынгы татар авылына хас бу күренеш бөтен Түбән Нурлатны уятып җибәргәндәй булды бүген. Әнә, Әфрүзия Тямаева яшьлегенә...

Бүген Түбән Нурлат микрорайонында күңелле бүләк җыю мәшәкате-якташлары Фирдүс Тямаевның якшәмбе көнне үтәчәк "Тямаев-фест" бәйрәменә үз өлешләрен кертергә ниятләгәннәр.

Бизәлгән атлар, гармун тартып җыр сузучы егетләр-кызлар, йорт саен бүләкләргә байый барган озын колгалар... Борынгы татар авылына хас бу күренеш бөтен Түбән Нурлатны уятып җибәргәндәй булды бүген. Әнә, Әфрүзия Тямаева яшьлегенә кайткан, диярсең, ничек җитез атлап ашыга төркемгә.

-Беренче бүләкне үзем бәйләрмен, дигән идем, балалар тоткарлады бераз,-ди үкенечлерәк тавыш белән. Соңга кала торганмы соң элеккеге мәдәният хезмәткәре! Барына да өлгерде: капка төбе саен хуҗаларны биетеп тә алды, җырга да кушылды. Заманында Татарстанның атказанган терлекчесе буларак дан тоткан Нәфинә Әбҗәлимова да картаерга ашыкмый: бүләген бәйләгән арада, җыр да сузып җибәрде.

-Бигрәк көттек бәйрәмне,-диләр бар да. -19 ел сабантуй узганы юк иде инде бездә. Рәхмәт яусын Фирдүскә!

-Фирдүс бәйрәм оештыра, дигәч, Мәскәүдән кадәр кайттым,-ди Флюра Сәйфетдинова.-Егет-кызларны күргәч тә шатлыгым эчемә сыймый, ә бәйрәмдә күпме якташларымны күрәчәкмен әле.

Чарага ат белән чыккан Насыйх Бикташев арбасында оныгы Эльвина белән аның дуслары төялешкән.

-10 ел атлар карадым, бусы-үз атым. Оныгым Илданга калдырам, алла бирсә,-ди бабай. Ә бәйрәм көнне бүгенгедәй балаларны атта йөртергә чыгачак икән.

Ул арада колгага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова да үз бүләген колгага бәйли.

Фирдүснең үзенә дә бик хуш килгән бүләк җыю күренеше.

-Урам буйлап гармун уйнап йөрү элек гадәти хәл иде, халык аны бик сагынган икән. Күрәсезме: кайсы бии, кайсы җырлый, бар да бәйрәм көтә. Ә мин барлык нурлатлыларны 31 майда "Тямаев-фест"ка көтеп калам!

Әлбәттә, барысы да киләчәкләр! "Тямаев-фест"ның нәрсмәдән гыйбарәт икәнлеген бик үк аңлап бетермәсәләр дә бер нәрсәдә өметләнеп ялгышмыйлар алар: Фирдүс оештыра икән, димәк, ул бәйрәм һичшиксез чын күңелдән һәм онытылмаслык булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат БӘЙРӘМ Фирдүс Тәмаев