Нурлат фонтаны график буенча җырлый
Кайда -ничек, ә менә Нурлатның үзәк мәйданындагы фонтан график буенча эшләячәк.
Эш көннәрендә аның матурлыгына иртәнге 9дан 23 сәгатькә кадәр хозурланырга мөмкин, ә кичке 8дә статик режимда аның яктырткычы да кабызылачак.