Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Янгын күмәк тырышлык белән сүндерелгән

Кичә Нурлатның Сембер урамындагы бер гаилә хуҗалыгында янгын чыккан. -Янгын турында хәбәр 19.11дә керде, шунда ук янгын сүндерүчеләр юлга кузгалды,-дип хәбәр иттеләр безгә 125 янгын частеннан.

Алар әйтүе буенча, янгыннан өлешчә мунча һәм йортның эчке ягы зарарланган, ә янгынның сәбәбе мунча миченең артык кызуында булган.
Өч балалы тырыш гаилә быел гына йорт-җиренә ремонт ясаган, үз хезмәтләре белән көн күргәннәр, күршеләре белән дә аралашып дус-тату яшәгәннәр.
-Бу урамда күршеләрнең бердәмлеге, булышлыгы шаккатырды,-ди 125 янгын часте начальнигы Илһам Курамшин.-Без хәбәр иткәнче үк "Нурлатнефтепродукт" өч, аннары ТКХы МУПы тагы ике машинасын ярдәмгә җибәрде, рәхмәт аларга. Күмәк көч белән кеше үлеменә һәм утның ары таба үрләвенә юл куелмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев