Чемпионат белəн бер дулкында
Бу көннəрдə бөтен Россия футбол рухында, Дөнья чемпионаты сулышын тоеп яши.
Хəтта футболдан ерак торган кешелəр дə чемпионатның барышын күзəтеп бара, футбол темасы гаярь җанатарлар арасында гына түгел, һəр даирəдə уртага салып фикер алыша торган кызыклы тема хəзер.