Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чемпионат белəн бер дулкында

Бу көннəрдə бөтен Россия футбол рухында, Дөнья чемпионаты сулышын тоеп яши. Хəтта футболдан ерак торган кешелəр дə чемпионатның барышын күзəтеп бара, футбол темасы гаярь җанатарлар арасында гына түгел, һəр даирəдə уртага салып фикер алыша торган кызыклы тема хəзер.

Гаҗəеп зур илебезнең 11 шəһəрендə һəркайсы зур спорт вакыйгасы булып үтүче мундиаль уеннары төрле миллəтлəрне, төрле иллəрдə яшəүче төрле конфессия кешелəрен берлəштерергə сəлəтле. Һəм футбол вакыйгаларыннан һəрвакыттагыча нурлатлылар да читтə калмый.
Бу көннəрдə бөтен Россия футбол рухында, Дөнья чемпионаты сулышын тоеп яши.
Хəтта футболдан ерак торган кешелəр дə чемпионатның барышын күзəтеп бара, футбол темасы гаярь җанатарлар арасында гына түгел, һəр даирəдə уртага салып фикер алыша торган кызыклы тема хəзер. Гаҗəеп зур илебезнең 11 шəһəрендə һəркайсы зур спорт вакыйгасы булып үтүче мундиаль уеннары төрле миллəтлəрне, төрле иллəрдə яшəүче төрле конфессия кешелəрен берлəштерергə сəлəтле. Һəм футбол вакыйгаларыннан һəрвакыттагыча нурлатлылар да читтə калмый.
Чемпионат уеннарын Россиянең төрле шəһəрлəренə барып карау бəхетенə ия булган кешелəр арасында нурлатлылар да шактый. Болар – гадəттə билетларны əле күптəннəн кайгыртып куйган спорт җанатарлары. Билетларның кыйммəт булуы да куркытмый аларны. Киресенчə, үз илебездə шундый зур вакыйганы үз күзлəрең белəн барып күрү мөмкинлеге чыгуга бик шат алар. Гомер буена җитəрлек тəэсирлəр, онытылмаслык мизгеллəр бит бу. Өстəвенə, чемпионатны кабул итүче башкалабыз Казан белəн бергə Самара шəһəре дə, кем əйтмешли, күршедə генə. Нурлаттан Валерий Пиксендеев белəн аның туганы Ярослав Казаков та Самара шəһəренə барып Дания- Австралия матчын караган.
– Билетларны əле көздəн үк алып куйган идем. Иртəгə Колумбия белəн Сенегал арасында очрашу үтəчəк, анда да билетлар алынган, барып караячакбыз, – ди Валерий Иванович. Ул – гаярь футбол җанатары, Германия, Испания, Исландия командаларының уеннарын яратып карый. – Мин чемпионатның Россиядə үтүе, үземнең танылган футболчы Галимҗан Хөсəеновның якташы булуым белəн горурланам. Кайчандыр сыйныфташым Нурлат “Факел”ы өчен уйнады,
бусы да минем өчен зур горурлык. Ə уеннарны рəхəтлəнеп карадык. Россиядə мондый зур чараларны үткəрə белəлəр, бар да җанатарлар өчен уңайлы итеп оештырылган, гаҗəеп стадион, искиткеч атмосфера. Дания белəн Австралия арасындагы матчның 1гə 1 исəбе белəн тəмамлануы бераз кəефен төшерсə дə, Ярослав дөньякүлəм вакыйганы стадионнан турыдан-туры карый алуын зур бəхет дип саный. Төрле иллəрдəн килгəн җанатарлар белəн аралашу, алар белəн фотоларга төшү, футбол матчы мизгеллəре, стадионда хөкем сөргəн гаҗəеп мохит аның күңелендə онытылмаслык тəэсирлəр калдырган. Ярослав трибунада утырган вакытта исə бабасы, Нурлатның ихтирамлы спорт ветераны Петр Васильевич матчны телевизордан карап, меңлəгəн җанатарлар арасында оныгын күрергə өметлəнгəн. Гомумəн, гаилə əгъзалары бу көннəрдə чемпионат рухы белəн яши. Дəвамлы спорт традициялəренə ия Казаковлар гаилəсендə башкача була да
алмый.
Гомергə бер була Футбол матчларына билет ала алмый калган нурлатлылар да аптырап тормый, футболны чемпионат уза торган һəр шəһəрдə булдырылган Фан-фест мəйданчыкларында меңлəгəн кеше белəн бергə карый. Нурлатта сервис оешмаларының берсендə эшлəп, читтəн торып Казан энергетика университетында белем алучы Илсур Җамалов та Россия-Мисыр матчын башкалабызның “Казан” гаилə үзəге каршында булдырылган Фан-фест мəйданчыгына барып карады.
– Тəэсирлəр искиткеч. Уенны стадионда караган сыман эмоциялəр кичерəсең, – ди Илсур. – Күз алдына китерегез: бу көнне Фан-фестта 26 меңнəн артыграк кеше бергəлəшеп футбол карады. Искиткеч зур экран, сыйфатлы сурəт, көчле тавыш... Футбол караучылар арасында төрле иллəрдəн килүчелəр шактый иде. Җанатарлар мəйданчыкка рəтлəр булып тезелешеп утырды. Россиялелəрнең һəр голы саен мəйданчык гөжли, җанатарлар кочаклашалар, бер-берлəрен котлыйлар. Беренче таймнан соң барлык тамашачыларның бергəлəшеп гимн башкаруы гына да ни тора! Чын-чынлап үз илең, үз республикаң өчен горурлык кичерəсең!
Чемпионат уеннары кызганнан-кыза, акрынлап фаворитлар ачыклана бара,
ул яңа сюрпризлар, көтелмəгəн хəллəре белəн гаҗəплəндерə тора. Онытылмаслык тəэсирлəр бүлəк итəрлек шундый кызыклы мизгеллəр алга таба да шактый булырдыр əле.
Районыбызның Бикүле авылында футбол буенча Дөнья чемпионатына турыдан-туры катнашыбыз бар дип əйтə алалар. Чөнки узган атнада биредə Россиягə җанатар булып килгəн австралияле Джонны кунак итеп җибəрделəр.
Джон Бикүлегə Казандагы матчны караганнан соң Самарага бару юлында кергəн.
Нəкъ менə Бикүлене эзлəп килүенең сəбəплəре исə тирəндə – баксаң, Джонның ерак бабасы тумышы белəн шул авылдан икəн бит. Моннан дистəлəгəн еллар элек ул билгеле бер тарихи вакыйгалар аркасында əсирлеккə элəгеп, Англиягə җибəрелə.
Анда инглиз кызына өйлəнеп, гаилə корып җибəрə, шуннан Австралиягə күченеп китəлəр. Гомере озын булмый – 33 яшендə үк вафат була. Əмма балалары һəм күплəгəн оныклары бабаларының Шəрифулла исемле һəм аның Татарстанның Бикүле авылыннан булуын яхшы белəлəр. Аеруча Джонның 77 яшьлек əтисе гомере буена бабаларының туган җирен күреп кайтырга хыяллана. Һəм менə Россиядə үтəчəк Дөнья чемпионаты очрашуга сəбəп була, Джон футбол уеннарын, шул исəптəн бабасының туган якларын күреп кайтырга карар кыла, шуңа Казанда үтə торган матчларны сайлый да. Ə Казанда волонтерлар аша Бикүле авылын эзлəп таба.
– Кунакны милли ризыклардан өстəл əзерлəп, көтеп тордык, – ди Бикүле авыл
җирлеге башлыгы Рияз Садыйков. – Үзе Сиднейдан 100 чакрым ераклыктагы бер авылда гомер итə икəн, шуңа да авыл тормышы, көнкүрешебез аның өчен бик кызыклы булды. Ерак бабалары җирлəнгəн авыл зиратында да булды.
Ерак бабасының туган җирендə Джон беренче тапкыр тутырманы авыз итеп карый.
Чəкчəк, бавырсак, юка, кош теле кебек милли ризыклар белəн дə сыйлана. Рус телендə сөйлəшə белмəсə дə, үзен озата килгəн волонтер аша тəэсирлəрен дə уртаклаша.
– Миңа бик ошады. Бабам яшəгəн урыннарны күрə алуыма бик шатмын. Биредə күргəннəрем хакында бабама, туганнарыма сөйлəячəкмен, – ди ул.
Ə менə Россиядə бер генə аю да күрмəвенə бераз гаҗəплəнгəн икəн Австралия кунагы. Əлбəттə инде, истəлеккə бик күп фотолар төшереп китə. Алар аңа озак еллар дəвамында Россиягə сəяхəте һəм бабасының тарихи Ватаны булган Бикүле авылы, аның ихлас күңелле кунакчыл халкы белəн очраштырган Дөнья чемпионаты турында хəтерлəтеп торачак əле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев