“Туслах” газетасы корреспонденты Маргарита Литта: “Улымның гомерен Изге Матрона саклап калды”
“Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасының чуваш бүлегендә эшләүче хезмәттәшебез Маргарита Литта нурлатлыларга талантлы шагыйрә, күңел һәм тел байлыгын мәкаләләрендә сүзләр белән осталарча “төреп” бирүче журналист, үз халкының милләтпәрвәре, эчкерсез һәм ихлас кеше буларак таныш. Ә менә аның диндар булуы һәм ике дистә елдан артыграк сәйләннән иконалар чигү белән шөгыльләнүе тар даирәгә генә билгеле.