Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат телевидениесе монтажеры Эльмира карьерасын рагу пешерүдән башлый

Нурлат телевидениесе видеомонтажеры Эльмира Туктарова һәнәрдә осталык дипломлы булудан түгел, ә эшеңне яратудан, 20 еллык тәҗрибәдән килә, дип саный.

– Сезгә чәчтараш-стилист кирәкмиме? 

Чабаксар шәһәрендә әлеге белгечлекне үзләштергән кыз Нурлат телевидениесе бинасына шулай килеп керә. Чәчләрне матурайтучыга вакансия табылмый. Шулай да җыештыручы итеп алырга ризалашалар. Бу чорда без, хезмәттәшләрен, Эльмира еш кына яшелчәләрдән әзерләгән рагу белән сыйлады. Микродулкынлы мичтә көн саен диярлек телне йотарлык үз согында кайнаган ризык пешә иде...

Тузан сөртү, идән юу кебек көндәлек вазифаларны башкарганда, күз кырые белән генә булса да, биредә эшләүчеләрне күзәтеп йөргәндер ул. Шулай булмаса, ярты ел дигәндә монтажга алынырга батырчылык итәр идеме?! Җитәкчелек тәкъдимен кире какмый Эльмира. Яңа вазифага теләп алына.

Моңарчы савытта барлык ингредиентларны ваклап турап, бөтен тәмләткечләрен салып, кабаланмыйча акрын утта, озак итеп рагу пешерү сәләте  бу эшендә бик кирәк булып чыга. Мәсәлән, кадр артындагы текст, синхрон, лайф, интервью кебек барлык элементларны кушып, музыка, махсус эффектлар, интершум сыман “тәмләткечләр”ләрне дөрес бутаганда гына бер дигән монтажлы видеоматериал туа.  Чәчтараш алымнары да эшкә ярап куя. Кызыклы шәхесләр турында фильмнар өстендә эшләгәндә зәвыклы прическа ясаган төсле Эльмира кадрларның төсләрен яктырта, оператор каушап китеп селкенеп алганнарын чәч толымын лак белән катырган кебек рәтли. Бөдрәләрне матур чәч кыстыргычлары белән җыеп куйган кебек, видеоматериалны баетыр өчен, монтажер копилкасында булган “серле” алымнарны да куллана. Эльмира әзерләгән ТВ сюжетлары лаеклы бәяләнә. Хезмәттәшебез һөнәри осталык курслары үтү турында сертификатка ия, “Татмедиа” агентлыгы һәм җәмгыятенең Рәхмәт хатларын ала.

...20 ел артта. Эльмира – Нурлат телевидениесенең “ветераннары” рәтендә. Хәер, әле дә чибәр, 18дәгечә яшь, җитез ханымны шулай дип атавым бары тик аның тәҗрибәсенең зур булын, телевидениегә нигез салынган беренче еллардан башлап эшләвен исәпкә алып кулланган “термин” гына... 

Плитәдә борщ кайный, янәшәдә Птитюша әллә хуҗабикәсенә булышырга теләп, әллә, киресенчә, комачаулап мәш килә. Тутый кошына батон кисәген биреп, Эльмира якыннарына  тәмле ризыклар пешерүен дәвам итә. Бераздан икенче сменада укучы улы мәктәпкә китәчәк, аңа иртәнге аш көйлисе. Үзенә дә эшкә чыгып китәргә вакыт. Анда Нурлат һәм аның халкы тормышын чагылдыручы сюжетлар, репортажлар, фильмнар көтеп тора. Һөнәри осталыкны кулланырга мөмкинлекләр бар, Аллага шөкер. “Төшенкелеккә бирешмәскә, алда яңа көн көтә”, – дип монтажер Эльмира Туктарова телевидениегә юл ала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев