Рәшит Гатин: “Сугышта мине “сын татарского народа” дип йөртәләр иде”
Бөек Ватан сугышы ветераны, шул көннәрдә 96 яшьлеген билгеләп үткән Рәшит Шаһит улы Гатин соңгы елларда Казанда балалары тәрбиясендә яшәсә дә, апрель азакларында, һичшиксез, туган авылы Иске Әлмәткә кайта. Дәһшәтле бәрелешләрдә катнашкан һәр авылдашының исеме мәңгелек хәрефләр белән уелган стелага чәчәкләр сала, бер минут тынлык белән чордашларының хәтерен яд кыла. Гомеренең җуелмас хатирәсе булып күңелендә уелып калган канлы вакыйгалар Җиңү көне алдыннан аеруча яңара.