“Гомеремдә бер тапкыр әти дип әйттем, анысы да чит кешегә”
Җиңү көне якынлашканда ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән белән бергә балачаклары сугыш елларына туры килгән сугыш чоры балаларының да күзләре яшьләнә.
Дөрес, алар фронтта булмаган, әмма шул елларның барлык михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган, ачлык, юклыкны күргән, якыннарын югалткан. Алар – сугыш турында ишетеп түгел, ә үз күзләре белән күреп белүче буын һәм бүген әле җанлы хатирәләре белән бүлешергә әзер. Һәркайсы артында исә тулы гаиләләрнең йөрәкләрне әрнетерлек язмышлары ята. Ничә еллар буена йөрәк авыртуы биреп торган хатирәләре белән бу юлы Кәкре Атау авылында яшәүче апа-әбиләр бүлеште.
“Әтием Коръән эченә исемемне язып калдырган”
Миңнеруй әби Хәсәнҗанова 1941нче елның 23нче августында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Ул туып ике көн үткәннән соң – 25 августта әтисен сугышка алалар.

- Сугыш башланганда гаиләбез Мәскәүдә яши торган була. Әти шунда эшләгән, баракта яшәгәннәр. Сугыш чыккач, әти гаиләсен туган авылы Бикүлегә кайтарып калдырырга карар кыла. Авылда ничек тә җан асрарлар дип уйлагандыр инде, - дип ул елларны хәтерендә яңарата Миңнеруй әби.
Хатыны, балаларын калдырып, сугыш кырына чыгып киткәндә әтиләре Минсафа абзыйның нинди уйлар кичерүен күз алдына китерүе кыен түгел. Яңа гына туган сабыен назлап үстерә, анардан азга гына зуррак башка нарасыйларына терәк була алмавына да йөрәге бер генә тапкыр әрнемәгәндер. Җитмәсә, авылда яшәргә үз йортлары – сыеныр почмаклары да юк.
- Әти бик укымышлы булган безнең. Китәр алдыннан Коръән эченә Миңнеруй дип минем исемемне язып калдыра. Бәлки шул сабый бәхетенә әйләнеп кайта алырмын, дигән инде. Әмма насыйп булмый шул. Әтиебез сугышта хәбәрсез югалып кала. Аның язмышы турында бер нәрсә дә белмибез. Ичмасам бер рәсеме генә дә сакланып калмаган бит.
Сугыш елларының бөтен авырлыгы әниләре Минҗамал җилкәсенә төшә. Яшәргә урыннары булмаганлыктан, бер йорттан бер йортка күченеп йөриләр, шул еллар эчендә берничә нигез алыштыралар. Күпмедән соң гына колхоздан ике тәрәзәле кечкенә генә йорт бирәләр үзләренә. Ачлы-туклы тормыш, суык кышлар, авыр хезмәт кебек сынаулар өстенә бер-бер артлы яңа хәсрәтләр дә өстәлә тора – балаларының икесе вафат була. Чарасызлыктан интеккән, кайдан ярдәм эзләргә белмәгән вакытлары аз булмый. Чак кына аянычлы хәл дә булмый кала.
- Бер тапкыр әниебез без - ике баласын алып буаның икенче ягында яшәүче бабаларыбызга мунчага китә. Нәкъ шул вакытта буа аша ташу төшкән. Яңгыр астында, билдән карлы-бозлы салкын су ерып барганда әнием түзәлмичә “әллә берсен суга ташлыйммы икән” дип әйтеп куя. Шунда мин “Әни, ташлама, үскәч мин сине үзем карармын” дип, итәгенә ябышканмын. Шулай булып чыкты да, әнине олыгайгач үзем карап, тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Бу хәлне искә төшергәндә бүген дә йөрәгем өзгәләнә, әниләребез күргәнне берәүгә дә күрергә язмасын дип телим. Әниебез ул елларны сөйләгәндә һәрчак елый иде.
Миңнеруй әби гомере буена әтисен сагынып яши. Ул исән булса, мондый авырлыклар күрер идекмени, ди. Аннан соң да тормыш сынауларын күп күрә, 40 ел буена фермада сыер савучы булып эшли. Үз эшен яратып башкара, иң җаваплы урыннарга һәрчак аны куя торган булалар. Бүген олы улы белән гомер кичерә. Кызганыч, гомере буена авыр хезмәттә булса да, пенсиясе бик кечкенә икән. Сугыш чоры балаларына ниндидер түләүләр ясасалар, бик зур ярдәм булыр иде дип саный.
“Ә ул кара пичәтле кәгазь булган”
Фәнүзә апа Садыйкова да сөйләшүебезнең сугыш еллары турында булачагын белү белән үк елап ук җибәрде.
- Сугыш башланганда ике яшь булган миңа. Әнием әйтүенчә, сугыш хәбәрен Сабантуйда ишеткәнбез. Хәбәр булуга әтиебез безне ат арбасына төягән дә авылга кайтып киткәнбез, - ди ул. – Сугыш башланганда 5 бала булганбыз, тагы бер сеңелебез 1942 ел башында туган. Ул әти сугышка киткәч туды дип сөйлиләр иде. Мин гомерем буена әтине көтеп, һәрчак ул кайтыр дип яшәдем. Әле дә хәтеремдә, хат ташучы өлкәннәргә тапшырырга дип кулыма кәгазь тоттырды. Мин – 6 яшьлек бала, кәгазьне алдым да әтиемнән хәбәр бар дип, шатлана-шатлана бабама йөгердем. Әни белән абый бу вакытта урманга киткәннәр иде. Үзем чабам, үзем очраган бер кешегә әти кайта дип кычкырып барам. Аның кара пичәтле кәгазь икәнлеген белмим бит инде. Ә бабабыз кәгазьне алды да елап җибәрде. Ничек кенә йөрәге түзгәндер. Нигъмәтулла бабамның Бөек Ватан сугышында өч улы, ике кияве һәм бер оныгы һәлак була. Бер гаилә өстенә төшкән никадәр олы хәсрәт бит бу.
Фәнүзә апа да гомере буена әти дип әйтергә тилмереп яши.
- Бер тапкыр яланаяк урамда уйнап йөрибез. Шунда “Сәмигулла кайта” дигәннәрен ишеттем дә, урамның икенче башыннан кайтып килүче, иңенә биштәр аскан кечкенә генә солдатны күреп алдым. Әтине бер тапкыр да күргәнем юк бит инде, әмма исеме Сәмигулла икәнен беләм. “Әти” дип каршысына чаптым. Тик ул күршебез Хәлиуллин Сәмигулла булган икән. Әнә шулай, гомеремдә бер тапкыр әти дип әйттем, анысы да чит-ят кешегә, - дип өзгәләнә Фәнүзә апа.
Әтисез тормышның авырлыкларын исә сүз белән генә аңлатып бирә торганмы соң.
- Бер көнне өйгә кайтып керсәм, әти сугышка киткәч туган сеңлем тәрәзәгә каткан бозны ялый. Ачлыкны басуы икән шулай. Гомере буена бронхиттан интекте, шул елларда суык тидереп калган булгандыр инде. Сугыш елларында ике туганыбыз да үлеп китә. Шулай ук ачлыктандыр дип уйлыйм. Үзем 14 яшемнән эшкә чыктым. 18 яшем дә тулмаган килеш, метрикәмә яшемне зуррак күрсәтеп яздырып, торфка китеп бардым, Апрель ахырыннан декабрь башына кадәр эшләдем, - дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем.

Сугыштан соң да Фәнүзә апа тырыш хезмәт куеп яши, балалар үстерә. Бүгенге көндә кадерле әни, әби булып гомер кичерә. Һәм еш кына әтисенең сугыштан килгән хатын һәм сакланып калган бердәнбер фоторәсемен кулына ала. Һәм, үзе әйтмешли, инде 80 елга якын вакыт үтсә дә, тәрәзәдә тавыш булган саен, хәбәр көтә. Ишектән гел әтисе кайтып керер кебек.

Күңел түрендә әнә шундый хатирәләрне саклый бүген сугыш чоры балалары. Шул чорның михнәтләрен күргәннәргә кагылышлы законның әлегә кадәр проект кына булып калуы гына кызганыч. Ә бит шундый кыенлыкларны кичкән буынга ниндидер ташламалар, өстәмә түләүләр булса, һич тә начар булмас иде. Исән чакта кадерләп, тиешенчә хөрмәт күрсәтеп каласы иде үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев