ХӘБӘРЛӘР
Аномаль эсселек: нурлатлыларга 2010 елның җәе кабатлануын көтәргәме
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә республика территориясендә аномаль эссе һава торышы күзәтелә, ә тәүлеклек уртача температура нормадан 9 градуска артып китә.
Янә 2010 елның җәе кабатланыр микәнни? Безнең район территориясендә тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 4-8 градуска артыграк.
- Бу көннәрдә һава торышының максималь күтәрелүе 36 градус тәшкил итте, - ди Чулпан метеостанциясе начальнигы Наталья Матвеева. - Аномаль эссе һава безнең территориядә бер атна диярлек булачак, алдагы көннәрдә дә эссе һава торачак. Көньяк циклон килү белән кайбер урыннарда кыска вакытлы яшенле, бозлы көчле яңгырлар һәм җилнең секундына 20-24 метрга кадәр көчәюе көтелә. Аномаль эсселек явым-төшемнең азлыгы белән дә кискенләшә. Майдан бирле нормадан 40 процент кына явым-төшем
булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев