Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бер гаилә Мисырга барудан баш тартты

Бүген шәһәрдә эшләүче турагентлыкларның берсе аша 10 нурлатлы Мисырга ял итәргә китәргә тиеш иде.

12нче августта шул ук агентлык аша 5 нурлатлы сәяхәткә киткән булган инде. Бу көннәрдә әлеге илдә барган канлы чуалышлар аркасында Мисырга чыгудан тыелып торырга киңәш итсәләр дә, юлламаларны күпкә алдан алып куйган нурлатлылар акчаларын югалтырга теләмәгәннәр, күрәсең.
- Без Мисырга китүчеләргә анда сәяси хәлнең яхшы булмавы турында кисәттек. Сәяхәткә барырга җыенучылар арасында икеләнүчеләр күп булды, тик соңыннан бер гаилә генә барудан баш тартты, - дип хәбәр итте турагентлык хуҗасы. Аның әйтүенчә, юлламалар Хургадага алынган булган, һәм хәзерге вакытта анда ял итүчеләр курортлар территориясендә тыныч дип хәбәр иткәннәр икән. Ә инде баш тартучыларга килгәндә, сәяхәт өчен түләнгән акчаны кайтару бик җиңелләрдән булмаска охшаган. Бу мәсьәләне туроператорлар аша хәл итәргә туры киләчәк. Элегрәк бу турагентлык практикасында моңа охшаш хәл булган инде, ул чагында баш тарткан гаиләгә башка юнәлештә ял тәкъдим иткәннәр. Шулай да акчалар бөтенләй югалмас дигән өмет бар, чөнки шул арада Роспотребнадзор Мисырга алынган юлламалар өчен акчаларын кире кайтарып ала алмаучы россиялеләр өчен 8-800-100-00-04 "кайнар линия" телефоны булдырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X