Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бер кило орлыкка – бер тонна алма

Нурлат питомнигы теләкләре булганнарга әнә шундый бартер тәкъдим итә.

Эш шунда, дүрт гектар мәйдан биләгән питомникта алмагачлар шактый күп, һәм быелгы мул уңыш әрәм булып җирдә ята. Әнә, күптән түгел редакциягә шалтыраткан нурлатлы Кириллованы да шул мәсьәлә борчый булып чыкты. "Шул көннәрдә балаларым юл өсте дип, питомникка сугылганнар һәм җирдә тәгәрәп яткан алмаларга исләре киткән. Бер чиләк җыеп та чыкканнар әле. Ә миңа бу хәл кызганыч. Димәк, алмалар беркемгә дә кирәк түгел. Бу нигъмәтләрне җыеп, мохтаҗларга өләшергә теләүчеләр табылмасмы икән?" - дигән тәкъдимен дә җиткерде укучыбыз. Питомник директоры Валерий Паруков сүзләреннән аңлашылганча, алар бу эшкә һич каршы түгел.
- Берничә ел инде алма белән эш итмибез, әмма безгә аларның орлыклары кирәк. Шуңа да теләкләре булганнар килеп теләсә күпме алма җыя ала. Бернинди акча кирәк түгел, безгә орлык кына кыйммәт. Моның өчен конторага кереп рөхсәт алырга, ә питомниктан чыкканда, җыелган алманы үлчәп, кайтарыласы орлык күләмен генә санап чыгарырга кирәк, - ди директор. Әлбәттә, базар мөнәсәбәтләре шартларында мондый бартер аңлашыла һәм аның кулай яклары да бардыр. Әмма монда тагы бер урынлы сорау туа бит әле: ул алманы үткән-сүткәндә дә кереп җыеп булганда, кемнең конторалар аша рөхсәт алып, соңыннан орлык чүпләп утырасы килер икән?...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат