Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Без тарихта эзлебез

Татарстанның 1990 елда башланган заманча тарихының мөһим вакыйгасы - парламентаризм урнашуга 25 ел тулды.

Нәкъ чирек гасыр элек ТР Дәүсоветы Татарстан Республикасының суверенитеты турында Декларация игълан итте, аның нигезендә республика федерациянең башка субъектлары белән бергә тигез хокукларга ия булды. Нурлат та республикабызның яңа тарихын тудыручы депутатлар плеядасында якташларыбыз булуы белән горурлана ала. Югары Советның XII чакырылышы депутаты Любовь Газизуллина мөһим дата алдыннан әлеге эпохаль вакыйга турындагы хатирәләрен уртаклаша.
- Катлаулы чор иде: СССРның таркалуы, илдәге хәлнең тотрыксызлыгы. Әнә шундый заманда республикага үзенең алдагы язмышын хәл итәргә туры килде. Депутатлар җилкәсенә зур җаваплылык төште. Комитетларга бүленеп, барыбыз да эшкә чумдык. Фикерләр алышып, дискуссияләр ярдәмендә иң оптималь саналган карарлар таптык, бердәм фикергә килдек. Нәтиҗәдә, 1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде, аның буенча менә 25 ел яшибез инде. Ул социаль-икътисади һәм сәяси реформаларның ышанычлы нигезе булды. Еллар узу белән Конституция яңа сәяси өлгергән карарлар белән тулылана барды. Аның нәтиҗәләренә бүген һәркем бәя бирә ала - без тотрыклы һәм динамикалы үсештә булган республикада яшибез.
Заманча республика парламентының яшәеш алуында Любовь Газизуллина беренче Президент Минтимер Шәймиевның һәм республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миннехановның рольләре зур, ди. ТР Дәүсоветы рәисе, шул еллар эчендә Татарстан парламентын җитәкләүче Фәрит Мөхәммәтшинның ролен дә билгеләп үтә. Татарстан парламенты юбилееның алда торган мөһим вакыйга - ТР Президентын сайлаулар белән бер елга туры килүендә дә аерым мәгънә күрә. Бу уңайдан Любовь Никифоровнаның үз фикере дә бар.
- Рөстәм Миннеханов - республиканы алга таба да җитәкләргә тиешле лидер! - ди ул. Шул көннәрдә Любовь Газизуллина
XII чакырылышның башка депутатлары белән бергә республика парламентаризмының 25 еллыгына багышланган депутатлар һәм җәмәгатьчелекнең тантаналы җыелышына чакыру алган. Бу якташларыбызның Татарстанның яңа дәүләтчелегенә керткән өлешен тану да инде. Чөнки заманча парламентаризмның чишмә башында торган Югары Советның XII чакырылыш депутатлары тарафыннан 120дән артык төп закон кабул ителә. Шул ук елларда республиканың дәүләт символлары - әләме, туграсы һәм гимны раслана.
Геральдика, төгәлрәге, ТАССР туграсының кайбер эскизлары бүгенге көндә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музеенда да саклана. Музей фондында Татарстан парламентаризмы тарихына кагылышлы экспонатлар аз түгел - мандатлар һәм округлар буенча сайлау бюллетеньнәре, ТАССР картасы һәм Конституциянең үзе, анысын барлык Татарстан депутатлары белән бергәләп нурлатлылар да төзешкән.
Бүген район халкының мәнфәгатьләрен депутатлык корпусы дәрәҗәсендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов, Рәис Сөләйманов, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм Шамил Яһудин тәкъдим итәләр. Төбәкнең динамикалы үсешенә һәм татарстанлыларның яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга йөз тоткан курсны дәвам итеп, алар парламентның законнар чыгару эшчәнлегенә үз өлешләрен кертәләр. Ә бу законнар республиканың икътисади үсешенә, милләтара татулыкка, халыкның муллыгына, кече һәм урта эшмәкәрлеккә һәм мәшгульлеккә, тузган торакны ликвидацияләүгә, татарстанлыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга эшлиләр. Татарстанның бүген Россия Федерациясендә генә түгел, дөнья күләмендә дә тотрыклы үсештәге республика булып танылуы - безнең дөрес юлда булуыбызга бәхәссез дәлил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат