Бүген "Дуслык"ның әбунәчеләре саны 100гә артты
Бүген "Дуслык" газетасы коллективы районның оешма-предприятиеләренә чыгып һәм редакциядә Әбунә сәгатьләре оештырды. Көн дәвамында газетага киләсе яртыеллыкка 100дән артыграк кеше ташламалы бәядән язылырга өлгерде. Исегезгә төшерәбез, 23 майга кадәр район газетасына ташламалы бәядән язылырга була. Бу чорда почта адресына әбунә - 486 сум 72 тиен, альтернатив әбунә 270 сум тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев