Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Бикуле авыл җирлеге Советы иншалар бәйгесенә йомгак ясады

Бикуле авылы җирлеге башлыгы Рияз Садыйков март аенда тумышыбелән шул авылдан булган якташыбыз, полковник Идеал ага Галәветдинов һәм ветераннар белән үткәрелгән очрашу вакытында укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иншалар бәйгесе игълан иткән иде.

Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган бәйрәм чараларында бу бәйгегә нәтиҗә ясалган.

Нәтиҗәдә, 1 урынга 9нчы сыйныф укучысы Илүзә Мирсәетова һәм 4 сыйныф укучысы Камилә Галәветдинова, 2 урынга 3нче сыйныф укучысы Ләйсән Латыйпова, 3 урынга 8нче сыйнйф укучысы Ләйлә Мөхәммәтҗанова лаек булган. Аларга җирлек Советы әзерләгән Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләрне Идеал Галәветдинов тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат