Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Бу көннәрдә Нурлат районындагы өч җәйге сәламәтләндерү лагеренда өченче смена бара

Шул кыска вакытны балалар һәм олылар мавыктыргыч, файдалы итеп уздырырга тырыша. Әле шул көннәрдә генә районнан 31 бала Биләрдәге дәүләт архитектура-археология һәм табигать музей тыюлыгына III Халыкара "Сәләт" уку-өйрәнү форумында катнашып кайттылар.

- Форумга Фома, Кизләү һәм шәһәр мәктәпләреннән югары сыйныф укучыларын алып бардык, - ди балалар иҗаты үзәге директорының методик эшләр буенча урынбасары Миләүшә Мөхәммәтова. - Быел форумның 20 еллыгы иде. Балалар Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, "Идел", "Ялкын" журналлары хезмәткәрләре белән очраштылар, БДИ, ГИА буенча консультацияләр алдылар. Интеллектуаль-спорт уенында катнашып, нурлатлылар 2нче урын алдылар һәм форумның исемле торты белән бүләкләнделәр.
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге аша бирелгән юлламалар белән бу көннәрдә 25 бала "Нурсан" санаторий-профилакториендә, 228 бала "Заречный" сәламәтләндерү лагеренда сәламәтлекләрен ныгыта. Моннан тыш, "Татнефть" җәмгыяте аша бирелгән юлламалар белән 80 бала "Чияле Алан"да ял итә.
- Безнең җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә нигездә нефтьчеләр, коммерцияле оешмалар һәм район предприятиеләрендә эшләүчеләрнең балалары ял итә, - ди "Нурсан" санаторий-профилакториясе тәрбиячесе Хәлим Әлимов. - Балалар өчен бездә ял һәм сәламәтләндерү програмасы каралган. Көннең беренче яртысында балалар дәвалау курслары узсалар, төштән соң мәдәни-ял һәм спорт чаралары оештырабыз. Һәр сменада кече Сабантуй, спорт уеннары уздырабыз. Балыкчы көнен билгеләп үттек, кинотеатрга, паркка йөрибез.
Җәйге каникулны оештыруда ЮХИДИнең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмый.
- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм юлда имин йөрүгә кагылышлы эстафеталар, конкурслар оештырып торабыз, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов.
Бу чорда балаларның ялын имин үткәрү район һәм лагерьлар җитәкчелегенең мөһим бурычларының берсе.
- "Заречный" сәламәтләндерү лагеренда тәүлек әйләнәсе полиция хезмәткәре кизү тора, - ди лагерь нгачальнигы Наталья Тюкаева. - Моннан тыш, үзебезнең каравылчылар да бар. Эшкә алганда, барлык хезмәт күрсәтүче персоналны мәгълүматлар базасы аша тикшердек. 5 августтан исә лагеребыз базасында "Форпост" һәм ДОСААФ линияләре аша балалар өчен хәрби-патриотик юнәлештәге палаткалы лагерь оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат