ХӘБӘРЛӘР
Экологик белем – өстенлекле юнәлешләрнең берсе
Дүшәмбе Россиядә Экологик белем көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне район мәктәпләрендә төрле экологик акцияләр уздырылды.
Ә шәһәрнең 1 нче урта мәктәбенең 7 сыйныфы укучылары өчен Чисталык дәресе үтте.
- Әлеге дәресне чисталык икеайлыгы кысаларында шәһәрнең 1нче урта мәктәбе белән бергә оештырдык, - район экологы Рөстәм Ногъманов. - Бүген 7нче сыйныф укучылары белән каты көнкүреш калдыклары темасына сөйләштек. Аларның килеп чыгу һәм утильләштерү проблемаларын күтәрдек. Әлеге чараларны кече сыйныфларда үткәрүебез балаларда экологик тәрбия булдыру максатыннан. Мондый чаралар районның башка мәктәпләрендә, киңәйтелгән аудитороиядә узачак.
Иң беренче тапкыр дөньяда экология темасы 1972 елда күтәрелә. Ә хәзер әлеге тема иң актуальләрдән санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев