Күптән түгел генә республиканың Икътисад министрлыгы белгечләре район эшмәкәрләре өчен "Лизинг-грант" программасы буенча субсидияләр рәвешендәге дәүләт ярдәме турында консультация үткәрделәр.
Казанның эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге вәкиле Динара Тудеева эшмәкәрләргә заявкалар кабул итү, сроклар һәм башка таләпләр, шулай ук субсидияләр бирүдә конкурс сайлап алуы турында сөйләде. Субсидияләү шартлары элеккечә үк калды, дип билгеләп үтте ул.
Консультация диалог формасында узды. Мисал өчен, Динара Дамировна заявка бирергә теләүчеләр юкмы дип сорагач, залдан: "Сез башта пунктлап барысын да аңлатыгыз", - дигән гозер яңгырады.
- Мәсәлән, производство өчен җиһаз кирәксә, кире кайтарлмаучы акчалардан файдаланырга була, моның өчен бер елдан соң хисап тотарга гына туры киләчәк, - диде эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге вәкиле һәм өстенлекләрнең импортны алыштыруга юнәлтелгәнлеген ассызыклады. Динара Тулеева шулай ук әгәр дә берәресе беренче этаптан үтә алмаса, документларны киләсе этапта да биреп булачак, бары тик кайбер белешмәләр генә өстисе була, диде.
Нурлат районы фермерлары ассоциациясе рәисе Эдуард Иванов әлегә "Лизинг-грант" программасында катнашмаган, ә менә хәзер ныклап уйлана башлаган.
- Бу хакта күптән беләм идем инде, әмма бүген аралашу мөмкинлеге булды, барысын да аңлаешлы итеп җиткерделәр, - диде ул.
Динара Тулеева әйтүенчә: "Дәүләт бирә икән, моннан файдаланырга кирәк". Эшмәкәрләр нәкъ шулай эшләрләр дә, дип уйлыйбыз.
Нет комментариев