"Гармония" социаль хәзинә җыя
Быел да "Гармония" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында "Наполни социальный погребок" хәйрия акциясе оештырды.
Өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Елена Селезнева әйтүенчә, ул үзәктә исәптә торучы аз керемле ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Аларның күбесенең үз йорт яны участоклары юк яисә сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнә алмыйлар. Шуңа да үзәк хезмәткәрләре алып килгән көз нигъмәтләре - яшелчә, җиләк-җимеш, тозланма һәм кайнатмаларны алар бик яратып кабул иткәннәр. Бүләкләр пенсионерларның тыйнак бюджетына да сизелерлек ярдәм, сәламәтлекләре өчен дә файдалы бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев