Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Герой кызлары Нурлатта онытылмаслык көннәр үткәрде

Бәйрәм салютлары тынды. Аның матур бизәкләрен, шулай ук әтиләренең кече ватаннарында булудан алган җылы тәэсирләрен якташыбыз - Советлар Союзе Герое Михаил Сергеевның кызлары да озак сакларлар әле.

Людмила Юдчиц һәм Галина Куренная Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан узган тантаналарда мәртәбәле унаклар булдылар. Бәйрәм алдыннан Ставропольедан кайткан ханымнар Нурлатта берничә онытылмамлык көннәр уздырдылар. Алар рәхәтләнеп үз әтиләре турында сөйләделәр, ә аның күп кенә батырлыклары турында алар апаларыннан, Михаил Егоровичның бертуган сеңлесеннән ишетеп белгәннәр икән. "Ул үтә дә тыйнак кеше иде, үзе турында аз сөйләде, әмма фронтташ дуслары турында аерата җылылык белән, озаклап сөйли торган иде", - диләр геройның кызлары. Алар һич тә әтиләренең данына күмелеп яшәргә омтылмыйлар. "Без аның балалары гына бит, бернинди батырлык та кылганыбыз юк", - диләр.
- Әтиебез Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бәрелеш 1944 елның 18 августында чыга. Аны үлемнән язмыш үзе саклагандыр, мөгаен. Нәкъ 47 ел узгач, шул ук көнне ул арабыздан китте, - дип хатирәләре белән уртаклаштылар кунаклар район башлыгы Равил Кузюров белән очрашу вакытында. Алар Героның истәлеге инде нурлатлыларның дүртенче буынында да яхшы саклануларына бик сөенделәр. Гимназия укучыларында рәхмәтләрен җиткерделәр. Биредә 7 майда Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерларының туганнаря, дуслары белән очрашу үтте. Бу очрашуның урыны очраклы гына сайланмаган иде. Гимназия директоры Владимир Кашкаров һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Манәпов "Мәктпкә - Герой исеме" республика акциясе кысалаоында, гимназиягә легендар якташыбыз Михаил Сергеевның исемен бирү турындагы тәкъдим хуплауны сорап район башлыгына мөрәҗәгать иттеләр.
Галина һәм Людмила геройның туган авылы Тиимерлеккә дә тугыз ел элек булгандагыдан да дулкынланыбрак каилделәр. Алар митингта һәм бәйрәм чараларында катнаштылар, авыл халкы белән аралаштылар, фотоларга төштеләр. Аннан сүзсез генә кочаклашып, әтиләре беренче адымнарын ясаган җирнең сулышын тойгандай, тыныч кына басып тордылар. Бу чакта берәү дә аларны борчырга җөрьәт итмәде. Авылдан чыкканда да борылып озак-озак тимерлеклеләрнең горизонтта югалучы йортларына карап тордылар, әйтерсең, әтиләре туган тзбәкнең бер өлешен йөрәкләрен салып калдырырга тырыштылар.
Кунаклар шәһәрнең үзәк мәйданындагы парадтан да бик көчле тәэсирләр алдылар. Нурлатка визит исә төбәк музеенда, Татарстанның тарихи урыннары - Болган тыюлыгында һәм Казан Кремлендә булулар белән дә истә калды. Саубуллашканда, алар, гаиләләрендәге иң төп бәйрәмне әтиләренең туган ягында каршы алу мөмкинлеге тудырган өчен, район җитәкчелегенә, нурлатлыларга, дусларына рәхмәтләрен белдерделәр.
- Дөресен әйтим, бу көннәрдә шатлыгымнан күңелемнән рәхәтләнеп еладым. Әмма мин Советлар Союзы Героы кызы бит, һәм йомшап төшү килешмидер, - ди күз яшьләрен тыярга тырышып Галина. Кунаклар исә Нурлатка әле тагы әйләнеп кайтачакларына өметләрен яшермәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Герой Советского Союза